Фәкыйрьләрне торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдән азат итү тәкъдиме белән чыктылар

Биредә сүз айлык кереме хезмәткә түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә яки аннан кимрәк булган кешеләр турында бара.

Гомумроссия халык фронты (ОНФ) айлык кереме бер МРОТ күләмендә яки аннан кимрәк булган кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә тотылган акчаларын компенсацияләүне тәкъдим иткән. ОНФ үзенең тәкъдимен Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга җибәргән.
ОНФ башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Арсений Беленький аңлатып узганча, хәзерге вакытта илебездә “квартплата” түләүгә чыгымнары өлеше рөхсәт ителгән чик күләмнән артып киткән гаиләләргә субсидия түләнелә. Әмма бу “рөхсәт ителгән” өлеш – төрле төбәкләрдә төрлечә: 35 өлкәдә гаилә кеременең 22 процентын, җиде өлкәдә 15 процентын һәм аннан кимрәк тәшкил итә.
Менә хәзер ОНФ айлык кереме бер МРОТтан артмаган кешеләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүне 100 процент күләмендә компенсацияләүне тәкъдим итмәкче. Статистика мәгълүматларына караганда, Россиядә мондый гаиләләр саны – 6 миллион чамасы. Тәкъдим инде Россия Дәүләт Думасында һәм иҗтимагый советта хупланып, Хөкүмәткә карап тикшерүгә җибәрелгән.
Моннан тыш торак белән тәэмин ителешнең социаль стандартын үзгәртү – аны 18квадрат метрдан 25 квадрат метрга җиткерү тәкъдим ителә. Тәкъдим авторлары фикеренчә, бу чара торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидиягә исәп тота алырдай кешеләр санын арттыру мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү