Казан шәһәренең Горький шоссесы трассасындагы йортларның балконнарын бик матур итеп ясап куйдылар. Бары тик 39 нчы йорт кына ятим булып калды. Иске йорт инде ул, 60 нчы елларда күченгән идек. Шуннан бирле берни эшләгәннәре юк. Югыйсә кая гына шалтыратмадык та, кая гына язып карамадык. Игътибар итмиләр. Бу хакта Киров районы хакимияте ни уйлый икән?
Хәния Миңнуллина. Казан
Екатерина Ямбаршева, Екатерина Райс, Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы хакимиятләренең халык белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре:
– Идарәче компания мәгълүматлары буенча, бу мәсьәләне хәл итү һәм йортның фасадын төзекләндерүне капиталь ремонт программасына кертү өчен, бу йортта яшәүчеләргә милекчеләрнең гомуми җыелышын җыеп, беркетмә төзергә кирәк.
2023 елга кадәр күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау программасы формалашкан инде. Әлеге йортның фасадын ремонтлау эше, акча җыелган очракта, 2023 елдан соңгы программага кертеләчәк.