Мәктәп ашханәләрендә эшләүче пешекчеләрнең хезмәт хакларын арттырырга җыеналар

Башлангыч мәктәп укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итә башлаганнан соң ашханә хезмәткәрләренең эшләре арткан, ә хезмәт хаклары элеккечә калган булган. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова хәбәр итте.

«Хәзер без бу мәсьәләне парламент тыңлауларына куйдык һәм Татарстан Хөкүмәтенә җиткердек. Мәсьәләне хәл итәрбез дип өметләнәбез», — ди ул.


Фикер өстәү