«Ватаным Татарстан» XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» бәйгесенең финалисты булды

XI Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең 2020 елгы финалистлары билгеле.

«Ватаным Татарстан» газетасының ВКонтактедагы төркеме «ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме», ә инстаграмдагы аккаунты «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинациясендә финалга чыкты.

25-31 октябрь көннәрне тавыш бирү форматында финалга узган интернет-проектлар турында халык фикерен ачыклау үткәреләчәк. Жюри әгъзалары инде урыннарны билгеләгән. Әмма, кайбер проектларны ике урын (мәсәлән, II һәм III урыннар) арасын берничә балл гына аерып тора һәм, халык фикере урынлы булса, жюри үз фикерен үзгәртергә һәм халык фикеренә колак салырга мөмкин.

Кемнең ничәнче урын алуы җиңүчеләрне бүләкләү көнендә генә билгеле булачак.


Фикер өстәү