Егет – илне, аны битлек саклый: «ВТ» хәбәрчесе Кырым һәм Мари Илендә солдат тормышын узачак егетләрне хәрби хезмәткә озатты

Хәрби комиссариат, җыелма пункт дигәч тә, күз алдына солдат яшенә җиткән егетләрнең һәм күз яшьләрен тыя алмаган ата-аналарының урам тутырып җыелганы килеп баса. Элек шулай булгандыр да. Тик коронавирус озаклап кочаклашып озатуларны оныттырырга мәҗбүр итте.

Ата-аналарга аеруча авырдыр. Хәрби комиссариат ишегалдында әйтәсе сүзләреңне әйтәсең дә бетте. Балаңның сәламәт килеш кире әйләнеп кайтуын теләсәң, шуннан артыгы ярамый. Коронавирус чире булачак солдатлар сафларына эләкмәсен өчен, мөмкин кадәр саклык чараларын кулланалар. Температура үлчәү, битлек – монысы хәзер кайда да гамәлдә булган кагыйдә. Татарстан Хәрби комиссариатының җыелу пунктына килгән егетләр Россиянең Оборона министрлыгының коронавирус тестын уза. Битлектән йөриләр, җыелу пунктында аерым-аерым ашату оештырылган, дезинфекция каралган.

Контроль-үткәрү пунктында комиссариатка килүчеләрне теркәп, температураларын үлчәп торучы ханым:

– Иртәдән бирле елашалар инде монда, әниләр улларына карап елый. Аларны күреп мин дә елыйм. Үзем дә улымны озаткан чаклар искә төшә, – дип елмайды.

«Безне дә, үзегезне дә сынатмагыз»

Кичә киткән егетләрнең 50се Хәрби-диңгез флоты гас­кәрләре сафларына кушылачак. Алар хезмәтне Кырымда уза. Тагын 50се Мари Иленә юл тотты, болары Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре сафын тулыландырачак.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин егетләрне элиталы гаскәрләрдә хезмәт итүләре белән котлады.

– Егетләргә хәрби коллективка тиз арада кереп китәргә насыйп булсын. Хезмәт иткән көннәрегезне гомерлеккә истә калдырырсыз. Армиядәге дуслык та – мәңгелек. Сез армиягә Татарстаннан алынасыз, шуны онытмасагыз иде. Хәрбиләргә Татарстанда гел хөрмәт белән карыйлар. Бабаларыгыз, әтиләрегез, абыйларыгызның дәрәҗәсенә тап төшермәгез. Безне дә, үзегезне дә сынатмагыз, – диде ул солдатларны озатканда.

Ул армиягә чакырылышның солдатларның сәламәтлеген, куркынычсызлыгын тәэмин итеп оештырылуын әйтте. «Чакырылыш план буенча бара. Без кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Андый-мондый хәл була калса, тулы состав 14 көнлек карантинга китәчәк», – диде ул.

Солдатта булган, диярләр

Булачак солдатлар дулкынлану кичерәме? Егетләрне армия хезмәтеннән көтеп алырдай сөйгән ярлары бармы? Солдат булу – балачак хыялларымы? Ватанны сак­ларга әзер егетләрдән шул хакта сораштык.

– Хәрби хезмәткә әзермен. Бераз дулкынлану да бар инде, – ди Нәфис Гарифуллин. Ул – Түбән Кама егете. – Хәрби-диңгез флотына эләгү турында хыяллана идем. Аллаһка шөкер, эләктем дип куанам. Аларның хәрби киемнәре дә матур бит. Аллаһ боерса, диңгезләр күреп кайтырмын, корабта йөзәрмен. Иң мөһиме – әйбәт кенә хезмәт итеп кире әйләнеп кайтырга.

Сагынып көтеп торучысы да калган икән Нәфиснең. «Хатлар язышырбыз дип уйлыйм», – дип сер итеп кенә әйтте булачак солдат.

Чаллыдан Данил Минабетдинов ракета гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. «Миңа – 20 яшь, сәүдә-технология көллиятен тәмамладым. Армиядә хезмәт итү турында хыяллана идем, аны дәрәҗә дип саныйм. Гаиләдә барысы да хезмәт итте. Әле яңа гына армиядән абыем кайтты. Армиядә «бабайлык» күренеше юк бит инде хәзер, шуңа курыкмыйм да», – дип сөйләде ул. Тик кулъяулык чигеп, озатып калучы кызы булмаган икән. Моңсуланмый: солдат хезмәтеннән кайткан егетләргә кызлар игътибары күбрәк була бит әле ул!

– Хәзер инде гади егет кенә түгел, рядовой, солдатмын! – дип горурлана Чаллыдан 20 яшьлек Илназ Латыйпов. – Казанда дүрт көн тордык. Ашату-эчертү, шартлар әйбәт иде. Барысыннан да канәгать калдым. Саклык чараларын көненә өчәр мәртәбә алмаштырып торалар. Санитар таләпләр үтәлә, бөтен җирдә антисептик бар. Казармада кул бирешеп исәнләшмибез инде хәзер, ерактан, социаль ара сакларга тырышабыз.

Армиядән качып калу турында бер дә уйлаганы булмаган Илназның. «Әти дә хезмәт итте, бабай да дигәндәй, андый уйлар башыма килмәде. Аерым бер гаскәр турында да хыялланмадым. Кайсы частька эләксәм дә, лаеклы хезмәт итәргә язсын», – ди ул.

Замана баласы кулга каләм тотып, хатлар язарга күнекмәгән инде ул. Бар аралашу – социаль челтәрдә. Илназ әйтүенчә, армиядә чакта монысына гына түзәргә була. Хат язарга да әзер, чөнки армиядән кайтканын көткән кызы бар икән. «Кулъяулык чикте. Менә йөрәгем янында саклаячакмын», – диде солдат егет тыйнак кына.

– Әти-әниләрнең җибәрәсе килмәде. Әни елады. «Еламагыз, бер ел тиз уза», – дидем. Армиядә чакта төрлесе булыр инде. Әмма хезмәтне лаеклы узарга кирәк, – ди 20 яшьлек Александр. – Электр технологы һөнәрен үзләштердем. Армиядән соң югары уку йортына керергә хыялланам. Эшкә урнашып, акча эшләргә исәп.

Сан

Россия Президенты Указы нигезендә, быел көз хәрби хезмәткә барлыгы 128 мең кеше чакырулы. Бу – 1993 – 2002 елларда туучы яшьләр.

2020 елның октябрь – декабрь айларында Татарстаннан 3000 яшь егет солдат хезмәтенә алыначак.

Татарстан егетләренең 46 проценты коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. Ватан алдындагы бурычларын солдатларның 13 проценты – Россия гвардиясе гаскәрләрендә, 10 проценты – Хәрби-диңгез флотында, 9 проценты – Һава-космик көчләрендә, 8 проценты – Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, ә 5 проценты башка бүлекләрдә үтәячәк.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү