Татарстан халкы 90 яшькә җитәргә тели

Татарстанның Гаилә һәм демография үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләренә караганда, республика халкы озын гомерле булырга – 90 яшькә җитәргә хыяллана. Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова Дәүләт Думасының Сәламәтлекне саклау комитеты эш төркеменең «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын тормышка ашыруга багышланган онлайн-киңәшмәсендә шулай дип белдергән.

«Демография» илкүләм проектында билгеләнгәннән 10 яшькә зуррак сан бу.  Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатлары мондый нәтиҗәне көтмәгән, әмма аннан канәгать калган. Ул Татарстанда яшәүчеләрнең озын гомерле булу теләгенең нәрсәдән гыйбарәт булуын тәфсилләп аңлатып үткән. «Беренчедән, эшләмичә, үзләре өчен генә яшәү теләге. Икенчедән, үсеп җиткән балаларына ярдәм итү теләге. Өченчедән, тормыш иптәше белән ничек тә озаграк яшәү теләге. Дүртенчедән – оныкларын гына түгел, бәлки әле онык балаларын да күрү теләге», – дигән ул.


Фикер өстәү