Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе 88 миллион сум үзләштерүдә гаепләнә

Хокук сакчылары Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы ир-атны тоткарлаган. Ул 88 миллион сум күләмендә «мошенниклык» гамәле кылуда шикләнелә. «Татар-информ» агентлыгына бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйткән.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның язында «Татагролизинг» һәм республиканың Мөслим районы арасында килешү төзелгән. Аның буенча район бюджетына 88 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм биналар тапшырганнар. 2019 елның июнендә Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы 36 яшьлек ир-ат район балансындагы милекне исәптән чыгарган. Тикшерүчеләр исәптән чыгарылган техника һәм биналарның бер өлеше белән район җитәкчелегенә якын торган кешеләр файдалануын дәвам итә, дигән фикердә. Җинаять эше ачылган, ир-ат үз гаебен танымый.


Фикер өстәү