Бер ирне «көмәнле» дип гинекологка озатканнар

Уфаның 21нче хастаханәсендә бер ир-атка «көмәнле» дигән диагноз куйганнар.  Бу хакта пациент үзенең «ВКонтакте»битендә язып чыккан.

Хаталы язманы ул авыру тарихында тапкан. Ведомство, «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, хастаханәдә хезмәт тикшерүе уздырган, һәм бу хәлне техник хата дип тапканнар.
Моннан тыш, министрлыкта ир-ат документның рәсемен бүлекчә җитәкчесе тарафыннан тикшерелгәнчегә кадәр Интернетка салуына игътибар иткәннәр — анда мөдирнең имзасы юк.


Фикер өстәү