Яңа ел табыны чыгымнарын киметергә җыенучылар арткан

Коронавирус пандемиясе гади халыкның керемнәренә дә нык “сукты”. Шул сәбәпле Россиядә яшәүчеләр Яңа ел бәйрәме табынына чыгымнарын байтак ук киметергә җыена. “Открытие” банкы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны фаразлаган.

Сораштыруда катнашучыларның 24 проценты Яңа ел табынын, башка еллардагыдан аермалы буларак, мулдан әзерләмәячәге турында белдергән. Яртысыннан азрагы – 47 проценты бәйрәм бюджетын үзгәртмәячәген искәрткән. Фәкать 8 проценты гына Яңа елны каршылау чыгымнарын 2020 елны каршылауга караганда арттырырга ниятләвен күрсәткән, дип яза ТАСС, тикшеренү мәгълүматларына таянып.
Соаштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия халкының 34 проценты Яңа ел табынына 5 меңнән аз гына кимрәк акча тота. 30 проценты – 5-10 мең сум чамасы. Ә инде 13 процентының чыгымнары 10-15мең сум тәшкил итә икән.
Белгечләр әйтүенчә, бәйрәм табынына чыгымнарны киметергә теләүчеләрнең күбесе Көньяк федераль округта яши. Төньяк-Көнбатыш округта мондыйлар – бармак белән генә санарлык.


Фикер өстәү