Капчыкта “чүп” алганчы, үзеңнекен булдыру яхшырак: өй шартларында уңдырышлы туфрак әзерләү ЫСУЛЫ

Синоптиклар бу атнада суыту, кырау төшүне фаразлый. Димәк, киләсе язда үсентеләр утырту өчен туфрак әзерләп калдыруны инде сузмаска кирәк. Күп кенә бакчачылар кибеттән сатып алынган туфракка бигүк ышанып җитми ич. Капчыкта “песи” алганчы, үзеңнекен булдыру яхшырактыр шул. Аннан килеп, акча да чыгарасы түгел: туфрак бакчабызда да җитәрлек. Бөтен хасиятен туры китереп, катнашма гына әзерлисе.

Составы дөрес булсын
Туфрак катнашмасын ясау рецептлары бик күп: кәсле туфрак һәм торф (1:1); кәсле туфрак һәм черемә (1:1); торф, ком һәм кәсле туфрак (2:2:1); торф, кәсле туфрак һәм черемә (2:2:1) һ.б. Катнашмаларның күпчелеге составына торф (туфракны әчетү үзенчәлегенә ия) керә. Туфрак катнашмасының әчелеген киметү өчен известь (10 литрга 5-10 грамм) яки көл (10 литрга 1 стакан) өстәргә кирәк.

Туфракка кушканчы, торфны иң элек иләк (тишекләре 5-7 мм) аша үткәрегез. Катнашмага туфракны түтәлләрдән алу киңәш ителми: ник дигәндә, авыру кузгатучы төрле бактерияләре булырга мөмкин. Иң яхшысы – кәсле туфрак. Тик өлгерүен генә 1-2 ел көтәсе. Юк икән, аны өлгергән компостка алыштырырга мөмкин. Ләкин компостны да башта иләк аша үткәрү шарт.
Ком исә (бу максатта елга комы булса яхшырак) катнашманы көпшәкләндерә, йомшарта, су һәм һава үткәрүчәнлеген яхшырта. Ашлык (солы, бодай һ.б.) кабыгы, көрпә, кипкән кычыткан яфраклары да (10 литр катнашмага 2-3 стакан) туфрак катнашмасының көпшәклеген арттыра.

Зарарсызландырабыз
Туфракның чисталыга шик төшсә, аны зарарсызландыру мәслихәт. Иң җайлы ысулы – парландыру. Моның өчен катнашманы үзегез өчен уңайлы тимер савытка тутырыгыз һәм өстен фольга белән каплап, ут өстенә (учак яки мангалга) куеп, кыздырып алыгыз. Фольга астында туфрак парлана һәм зарарлы барлык личинка-фәләннәр үлеп бетә. Күп кенә бакчачылар үсенте чүлмәкләрен һәм стаканнарны күп тапкыр куллана. Шулай икән, аларны яхшылап юарга, аннан соң куе марганцовка эремәсендә 10-15 минут тотарга кирәк. Болай эшләгәндә, киләсе язда бу савытларга үсентеләрне авыру-фәләннән шикләнмичә утыртып куярга мөмкин булачак.

Туфракны кыздыруның бер тискәре ягы бар: андагы зарарлы гына түгел, файдалы микроорганизмнары да үлеп бетәргә мөмкин. Шуңа күрә кыздырылган катнашмага язын, орлык чәчкәнче, микробиологик препаратлар өстәү хәерлерәк.

Суыкта тотабыз
Кышын катнашманы суыкта тоту әйбәт. Суык туфрактагы корткычларны юкка чыгару гына түгел, бәлки әле структурасын да яхшырта. Язын, утырту-чәчү эшләренә ике атна чамасы кала, катнашманы өйгә кертеп куясы булыр. Әмма эретү-җылыту ниятеннән туфракка кайнар су коярга ярамый, юкса аның сыйфатына зыян киләчәк.


Фикер өстәү