Финанс мәтәлчегеннән котылып булырмы?

Дөнья икътисады коронавирус кыскычында көн күрә. Нефть чыгаручы ОПЕК + илләренең «кара алтын» бәяләре күтәрелүгә өметләре акланмады. Хәзерге вакытта коронакризиска кадәргегә караганда җир маен чыгару 7,7 миллион баррельгә кимрәк булуга карамастан, котировкалар уртача баррельгә 40 доллар чамасында катып калды.

Пандемиянең икенче дулкыны инде Европада бар куәтенә бара: очышлар саны киметелә, Италиядә яңадан чикләүләр кертелә, башка илләр локдаунсыз гына тормыш итәргә азапланмак булалар… Австралиянең Виктория штаты 100 көнлек бикләнүдән соң катгый чикләүләрне йомшартырга җыена. Бары тик бер ил – Күк асты иле генә пандемия нәтиҗәләреннән айный баруын, икътисадның үсеше турында игълан итә. КХР Дәүләт статистикасы идарәсе вәкиле Лю Айхуа, өченче квартал нәтиҗәләренә таянып, ил икътисадының пандемия упкыныннан чыгып килүен әйтте. Эчке тулай продуктның үсеше алдагы кварталда 3,2 процент кына булса, хәзер 4,9 процентка җиткән, имеш.
Күрер күзгә бик яхшы нәтиҗәләр инде бу. Әйтик, Россия өчен буй җитмәслек югарылык. Әмма икътисад үсешенең берничә нечкә ягы бар. Беренчедән, үсеш бик нык түбәнәйгәннән соң күзәтелә. Бик тирән чокырга төшкәннән соң, 3-4 сантиметр югарыга күтәрелү хәлне коткармый бит. Икенчедән, Кытай статистикасының чәчәкле-бизәкле булуын бөтен дөньяда беләләр, аңа чын күңелдән ышанырга ярамый. Өченчедән, сәнәгать җитештерүе үсеше 1,2 процент кына, статистик хата күләменнән бик аз гына югары. Дүртенчедән, ваклап сату әйләнеше тирән минуста, үлчәгечләр минус 7,2 процентны күрсәтә. Сентябрь аенда 3,3 процентлык үсеш күзәтелгән дип әйтәләр әйтүен. Әмма бу үсеш кредит эмиссиясе бәрабәренә генә. Сентябрь аенда 1,5 триллион юань яңа кредитлар бирелгән. Бизнес иске кредитларны түли алмаган хәлдә, яңа бурыч акчасына коена. Күләгәдәге банк продуктларын да кушып исәпләгәч, сентябрьнең яңа бурычлары күләме 3,5 триллион юаньга җитә, диләр.
Икътисадтагы гомуми кредит күләме шаккатарлык рекорд куйган – 280 триллион юаньга җиткән. Долларга күчергәч, бу – 41 триллион дигән сүз. Моның кадәр акча хәтта бөтен планета өчен дә бик зур. Ел башыннан КХР икътисады 29,6 триллион юань белән сугарылган. Бу бөтен Кытай эчке тулай продуктының 25 процентына тиң.
Икътисадның гомуми әҗәте эчке тулай продукт күләме белән чагыштырсак, аның 300 проценты дәрәҗәсен узып киткән инде һәм, Халыкара финанслар институты исәп­ләвенчә, ел ахырына 325 процентлык югарылыкны яулая­чак. Кара акылга күчерсәк, әҗәт түләү өчен генә дә бөтен Кытайга 3 ел ярым тирәсе эшләргә туры киләчәк дигән сүз. Әле кризиска кадәр үк чин иленә, әҗәт пирамидасын җимермичә, процентларын гына түләп бару өчен, елга 7 процентлык темп белән үсәргә кирәк иде. Шундый үсеш булмаса, финанс мәтәлчеге котылгысыз. Хәзер инде упкында утырган икътисадка акча түнтәрелешен булдырмас өчен 20 – 25 процентлык темплар белән үсәргә кирәктер, мөгаен. Менә үзегез күз салыгыз: 2007 елдан башлап Кытай әҗәте 25 триллион долларга арткан, ә икътисад 7,6 триллионга гына үскән. Моның кадәр генә үсеп, әҗәтләрне түләп булачакмы? Дөньякүләм икътисад белгечләре, Кытай икътисады «финанс пирамидасы»на әверелеп бетте, диләр. Һәрбер пирамида исә җимерелү белән тәмамлана.


Фикер өстәү