Авыр хәлдә калган хатын-кызлар ярдәмсез калмаячак

Хатын-кызларның тормышы ничек? Авыл җирендә эшләүчеләрнең хокуклары сакланамы? Пандемия аркасында эшсез калучылар нишләргә тиеш? Авырып киткән очракта, эшеңнән җибәрергә мөмкиннәрме? Татарстан Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе уздырган «кайнар линия»гә иң еш бирелгән сораулар бу.

– Коронавируска бәйле вазгыять бик күп­ләрне эшсез калдырды. Вирус таралганнан бирле, республикада эшсезлек алты мәртәбә артты. Әмма шул ук вакытта вакансияләр дә бар. Күп очракта эшсез калган кешеләрне кабат укыталар. Эш белән тәэмин итү үзәкләре укырга теләгән эшсез калучыларның документларын онлайн кабул итә. Элек кенә ул бер укыганың гомерлеккә җитә иде, ә хәзер гел белем эстәп торырга кирәк, – ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт» берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова. – Күпләр яңалыкларны, кайбер законнарны аңлап бетерми икән. Белмәү – оят түгел.
Татьяна Ларионова сүзләренә караганда, иң беренчеләрдән булып Мөслим, Балык Бистәсе, Баулы районнарыннан шалтыратулар булган.
– Авыл җирендә яшәүчеләрне яклау кирәк. Аларның сәламәтлеге дә мөһим. Фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, юллар салына, халык өчен эш урыннары булдырыла. Авылда яшәүче бала үстерүче ханымнарга төрле түләүләр билгеләнә. Шалтыратулар аша балалы гаиләләрнең проблемалары, кайбер дәүләт ярдәмен ала алмаулары, тиешле өстәмә түләүләрнең барып җитмәгәне турында да белдек. Авыруы аркасында эшсез калучылар, авырып, озак вакыт эшкә чыга алмаучыларның гозерен дә тыңладык. Пенсия яшен киредән үз урынына кайтарып булмасмы дип тә сорыйлар, – ди ул. – Әлбәттә, сорауларга аяк өсте генә җавап биреп булмый. Әлеге мәсьәләләрне Дәүләт Советындагы утырышларда күтәрәбез, Дәүләт Думасына җиткерәбез.
«Кайнар линия»гә әниләрдән мәктәптә балаларны ашату турында да со­рау­лар килгән. Депутатлар моңарчы да үзләре беркетелгән районнарда ашханәдәге хәлләрне тикшергән булган. Күп җирдә ике атналык меню сакланса да, кайбер белем бирү оешмаларында таләп­ләр бозыла икән. Депутатлар халыкка кыюрак булырга куша.
– Мәктәпләр күп. Депутатлар анда айга бер бара, Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә көн саен ашханәне тикшереп йөри алмый. Иң яхшысы – ата-ана контроле. Алар мәктәпкә көн дә баласын алып килә. Алар ашханәгә кереп, ризыкны ашап та карый ала. Үз фикерләрен биредәге журналда калдыра. Без әнә шушы тәкъдим-үтенечләргә нигезләнеп, күп кенә проблемаларны ачыклыйбыз. Башлангыч сыйныфларны ашату буенча да сораулар кала әле, – ди Татьяна Ларионова. – Бу хакта дәүләт җитәкчеләренә җиткерергә кирәк дип уйлыйбыз. Кечкенәләрне бушлай ашату кертелгәч, мәктәпләрдә пешекчеләргә эш артты. Ә хезмәт хаклары әле дә шул килеш. Хезмәтләре өчен әле ала торган суммалары бик аз. Акчаларын арттырырга кирәк.
Республикада яшәүче гүзәл затлар «Мәрхәмәт» оешмасына ышана, ди депутатлар. «Кайнар линия»дән җыелган сорауларның берсе дә читтә калмаячак, һәркайсына җавап булачак, дип тә өстәделәр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү