Коронавирус белән авыручылар янында эшләүче медицина хезмәтәрләренең пенсиясе ничек исәпләнә?

Ковид белән авыручылар янында эшләүче медицина хезмәтәрләренең пенсия стажы икеләтә исәпләнәчәген хәбәр иткән идек инде. Бу хакта тәфсилләбрәк аңлатуны сораучылар шактый булды. Мәсьәләгә Россия Пенсия фондының Казандагы Совет районы идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шәрәфиева ачыклык кертә.

– Россия Хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул иткән 1191 нче карары буенча, коронавирус инфекциясе белән авырган яки чирне йоктыруда шик уяткан пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең хезмәт стажы агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр чорда махсус тәртиптә исәпләнелә, – ди Гөлнара Шәрәфиева. – Вакытыннан алдан пенсиягә чыгу хокукы бирә торган бер көн алар өчен ике хезмәт көне итеп санала. Тагын шунысын әйтергә кирәк: медицина хезмәткәрләренең ташламалы иминият стажы шәхси исәп мәгълүматлары нигезендә раслана. Ул шәхси исәп документларына үзгәреш керткәнче билгеләнгән тәртиптә эш белән тәэмин итүче биргән документлар буенча исәпләнелә. Шул уңайдан шәхси исәп системасында «Вирус» дип аталучы яңа код кулланыла.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елдан Россиядә пенсиягә чыгу яше үзгәрде. Ир-атлар – 65, хатын-кызлар 60 яшьтән чыга. Күчеш чоры 2028 елга кадәр дәвам итәчәк һәм ел саен бер ел өстәлеп бара. 2019 елда пенсиягә ярты ел соңрак чыктылар, 2020 елда чыгучылар ел ярым артыграк эшләргә тиеш.
Медицина хезмәткәрләре җитәрлек махсус стаж булганда пенсиягә алданрак чыгу хокукына ия. Аның өчен авыл җирендә – 25 ел, шәһәрдә 30 ел стаж кирәк. Бу очракта медицина хезмәткәрләренә алданрак иминият пенсиясенә чыгу вакыты махсус хезмәт стажы җитәрлек булгач, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итүне кичектерү чорыннан башлап санала. Белгәнебезчә, 2020 елдан кичектереп тору чоры ел ярым тәшкил итә. Бу исә махсус стаж 2020 елда тулган очракта, пенсия билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү чоры – ел ярымга, 2021 елда тулса – өч, 2022 елда тулганда – дүрт, 2023 елда һәм аннан соңгы елларда ташламалы стаж туплаучыларга кичектереп тору чоры биш ел тәшкил итәчәк. Әйтик, медицина хезмәткәренең тиешле махсус стажы 2020 елның апрелендә тулса, ул пенсиягә ел ярымнан, ягъни 2021 елның октябрендә китә алачак.

Язманы Фәния Арсланова әзерләде


Фикер өстәү