«Татарча сөйләшәбез»: «ВТ» яңа проект башлап җибәрде

Кадерле укучыларыбыз! «ВТ» да – яңа сәхифә! “Татарча сөйләшәбез” проекты иң еш очраган хаталарны ачыкларга, сөйләм сафлыгын сакларга ярдәм итәчәк. Ул журналистларга, укытучыларга, язучыларга, гомумән, киң катлам укучыга файдалы һәм кызыклы булыр дип ышанабыз. Сәхифәбезне тел белгечләре алып барачак. Сорауларыгыз булса, аларны редакциягә хат рәвешендә юлларга яки социаль челтәрләрдәге төркемнәребездә язып калдырырга мөмкин.

Айдар Шәйхин — Актанышта туган, районның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия интернатында, КФУның социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм-коммуникацияләр институтында белем алган. Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиаданың Гран-при иясе, Тарих фәненнән Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе. «Гыйлем» берләшмәсе җитәкчесе, Актаныштагы Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның директор урынбасары, Татарстан Яшьләр парламенты әгъзасы.
Айдар Шәйхин дистәгә якын фәнни мәкалә авторы, “Гарри Потер” китабын татарчага тәрҗемә итүче.

МӨХИТМЕ, МОХИТМЕ?

Татар орфографиясендә четерекле мәсьәләләр шактый. Телебез бер гасырның ике-өч дистә елы эчендә өч тапкыр язуын алыштыра, аңа кадәр гарәп алфавитына нигезләнгән язу системасын камилләштерү проектлары булдырыла. Без белгән Тукайлар чорында гына да татар орфографиясенең ничәмә-ничә төрле варианты тәкъдим ителә. Бу катлаулы процесслар нәтиҗәсендә микән, кирил язуына күчкәннән соң туган телебездә дөрес язу кагыйдәләрендә бәхәсле урыннар күп калган. 80 ел элек барган процессларның кайтавазы бүген грамотасызлык булып әйләнеп кайта.
Шундый бәхәсле сүзләрнең берсе — мохит. “Әйләнә-тирә», “тирәлек», ягъни рус телендәгечә среда мәгънәсендә йөрүче бу сүз телебезгә гарәп теленнән килеп кергән. 20 гасыр башы китапларында «Мохит диңгезе» дигән атаманы очратырга була. Бу — океан дигән сүз. Урта гасыр сәяхәтчеләре һәм географлары фикеренчә, чиксез Океан бөтен дөньяны уратып алган. Шул уратып алу дигән мәгънә татарча мохиттә дә, башкортча мөхиттә дә, казах телендәге мұхиттә дә сакланган. Сүз уңаеннан, казах телендә мохит дип диңгез яки океан атала.
Мохитме, мөхитме? Югарыда әйтеп үтелгәнчә, татар телендә әлеге сүзнең язылышы — О белән, ягъни мохит. Ө белән әлеге сүз бары тик башкорт телендә генә языла ала. Әлбәттә, матбугатта да, хәтта әдәби китапларда да сүзнең ө белән язылышы очрый. Шулай итеп язучылар бик күбәйсә, мөхит тә дөрес дип танылыр, бәлки. Әмма әлегә без сүзлекләребездә теркәлгән нормаларны хөрмәт итәргә бурычлыбыз.

 

БҮГЕН / БҮГЕНГЕ КӨН

Рәсми чыгышларда да, матбугатта да, гади аралашу барышында да «бүгенгесе көндә» дигән гыйбарәне ишетергә мөмкин. Бу гыйбарә сөйләм телебезгә рус теленнән күчкән булса кирәк. «На сегодняшний день» дип еш сөйләшәләр, ул Виктор Цойның мәгълүм җырыннан да колакка кереп кала ала.
Аңлашыла ки, «бүгенгесе көндә» тавтология сыман яңгырый. «Бүген» үзе үк бу көн дигәнне аңлата. Шуңа күрә безнең гыйбарәбез бу көнге көн дип ишетелә ала. Сәер, шулай бит?
Игътибарлы кешеләргә урынсыз дип тоелса да, «Бүгенгесе көндә» дип сөйләшү тел нормаларын бозмый. Рус телендә дә, татар телендә дә бу гыйбарә күптән кулланыла. Баштагы мәлдә хаталы булса да, күп кеше кулланганга күрә, ул матур әдәбиятка та, рәсми стильгә дә үтеп кергән.
Хәлбуки, туган телебездә матур итеп сөйләшергә омтылган кешеләр бу гыйбарәне еш кулланмаячак. Сөйләм телендә аны куллану бөтенләй урынсыз булыр. Ә инде рәсми язмаларда һәм матбугатта «Бүгенгесе көндә илебездә җитди үзгәрешләр бара» дип язу стилистикага бәйле рәвештә рөхсәт ителә ала. Әмма ул очракта да «хәзерге вакытта» дип язып була. «Хәзергесе» дип кенә яза күрмәгез.


«Татарча сөйләшәбез»: «ВТ» яңа проект башлап җибәрде” язмасына фикерләр

  1. Телне бозу кирәкме? Шулай җайлырак, имеш…

    Соңгы вакытларда телевидениедә һәм радиода «миңа калса» дигән сүз тезмәсен күп кулана башладылар. Бик күп язучыларның әсәрләрен укыдым, Г. Тукай, Г. Исхакый, Ф. Әмирхан, Г. Бәширов, М. Мәһдиев, Г. Ахунов һәм башка даһиларыбызның китапларын кабат карап чыктым, татар телендә чыккан газеталарга күзәтү ясадым. «Миңа калса» дигән сүзләрне бер җирдә дә күрмәдем. «Миңа калса» русчага тәрҗемә иткәндә «Если мне останется» дигән мәгънәне аңлата. Гади кеше булса ачуың да чыкмас иде, хәттә язучылар, галимнәр, җитәкчеләр, күренекле кешеләр дә «миңа калса» дип сөйлиләр. Адәм көлкесе бит – «миңа калса түгел, «МИНЕМЧӘ» булырга тиеш бит.
    «Тормыш иптәшем» дип сөйләшәләр, бу да дөрес түгел. Моның турында күпме сөйләделәр, яздылар – һаман «тормыш иптәшем» диләр. Урысча «товарищ жизни» дип әйтмиләр бит, кеше көлдермик – хатыным — ирем, җәмәгатем, хәләл җефетем була чын татарча.
    «Рәхмәт әйтәсем килә, котлыйсым килә» дип әйтәләр трибуналардан, болай әйтү дә дөрес түгел, «котлыйсым килсә дә, рәхмәт әйтәсем килсә дә котлыйммы әле юкмы, рәхмәт әйтәмме әле – юкмы» дип уйларга урын калдыра. Котлыйм, тәбрик итәм, рәхмәт әйтәм дип сөйләшергә кирәк. «Әмма ләкин» дип сөйләмне чуарлау да кирәк түгел, «әмма» үз урында үзе, «ләкин» үз урынына үзе генә кулланылырга тиеш.
    Баргачтын – кайткачтын, баргачыннан – кайткачыннан дип сөйләшүләр дә килешми – баргач, кайткач дип әйтү бик матур чыга. Кайберәүләр «аннары соң» дип сөйләшәләр – «аннан соң» дип әйтергә кирәк.
    Мине борчый торган икенче мәсьәлә мәктәп-гимназияләрдә укучы татар балаларының ярым татарча, ярым урысча сөйләшүләре. Ун сүзнең ике- өче урысча була. Ул сүзнең татарчасы ничек була дип сорасаң – белмилэр һәм урысча әйтергә җайлырак диләр. Бу хәл балаларда гына түгел, зурларда да да бар. Мин монда мәктәпләрне һәм андагы укытучыларны гаеплэргэ теләмим, шулай да бу хәлне төзәтү өстендә эшләргә кирәк дип уйлыйм. Телебезне саклап калу һәм аны киң куллануны тормышка ашыру өчен һәр семьяда без бүген эзлекле эш алып барырга тиеш дип саныйм.
    Мин гади татар кешесе, телем ачылганнан алтмыш яшемә кадэр туган телемдә сөйләшәм һәм телемнең матурлыгына, байлыгына сокланам, туган телем белән горурланам. Алда әйткәннәрем үземнең фикерләрем – уйларым. Әгәр дөрес булмасалар гафу үтенәм, һәрхәлдә һәркемнең үз фикерен әйтергә хокукы бар бит.
    Телне болай бозып сөйләшү нигә кирәк икән? Газета редакциясе һәм газета укучылар бу мәсьәләгә ничек карый икән?

    Нурулла Сәгъдиев 26 март 2020 ел.
    “Татарстан яшьләре” гәҗитендә басылды.

Җавап Отменить ответ