ОРВИ белән авырган укытучыларга дәресләрне дистанцион рәвештә үткәрү рөхсәт ителә

ОРВИ белән авырып киткән укытучылар балаларга өйдән торып дәрес үткәрә алачак. Россия мәгърифәт министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко шулай дип белдергән. “Һәр мәктәп ишеге төбендә сәламәтлекне тикшерү оештырылган.

Укытучы, үзендә хәтта респиратор инфекция билгеләрен генә сизсә дә, йә “больничный”га китә, йә дистанцион режимда эшли ала, – дип аңлаткан ул ТАСС хәбәрчесенә. – Балаларның – сыйныф бүлмәсендә утырып, укытучының – өеннән торып кына эшләү рәвеше дә күздә тотылган, мондый формат кулланыла да инде”.
Аның әйтүенчә, коронавирус инфекциясе таралу аркасында ябылган мәктәпләрдә укыту дистанцияле режимда алып барыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә укучыларның ковид-19 йоктыруы сәбәпле, 124 мәктәп карантинга ябылган.
Шул ук вакытта Дмитрий Глушко мәктәп укытучыларына, балаларга белем бирү өчен, коронавируска тест тапшыруның мәҗбүри түгеллеген искәрткән. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләргә өстәмә профилактика чараларын кертү турында карарны эпидемиологлар һәр конкрет муниципалитетка карата аерым кабул итә.


Фикер өстәү