Җиңүчеләрне 20 миллион сум көтә

Татарстанда октябрьнең 14еннән 23енә кадәр грант отуда катнашырга мөмкин. Бәйге коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар өчен уздырыла.

Бүгенге көндә 30 оешма катнашу теләге белдергән. Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сүзләренә караганда, пандемия вакытында үзләренең кирәклеген тагын бер кат күрсәткән.

– Республикада 6 меңнән артык НКО бар. Алар дәүләт ярдәме белән эшли. Төрле бәйгеләрдә катнашып грант оталар. Быел министрлар кабинеты уздырасы бәйгене туктатмакчы да булганнар иде. Республика икътисадындагы хәлләр белән бәйле иде ул. Татарстан Президентына рәхмәт. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бәйге өчен акча табылды. Җиңүчеләрне 20 миллион сум көтә, – ди ул.

Коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар өчен әлеге бәйге 2010 елдан бирле үткәрелә. Ул чакта тәкъдим ителгән проектлар өчен 3 миллион сум бирелсә, 2018 елда бу сумма 20 миллионга җитә. Узган ел исә бер грант бәясе 252 меңне тәшкил иткән.
Быелгы проектлар социаль әһәмияткә ия булган 9 юнәлештә, 27 номинациядә узачак.

– Проектлар темалары арасында Җиңүнең — 75, ТАССРның 100 еллыгы да бар. Сәламәт яшәү рәвешенә юнәлгән эшләр дә килде. Әлегә барысын да сөйләп бетерә алмыйбыз. Калган оешмалардан тагын да кызыгырак, файдалырак эшләр тәкъдим ителүен көтәбез. Әле ике көн бар, – ди Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

– Әлеге бәйгедә Казан, Чаллы, Әлмәт, Лаеш, Түбән Кама шәһәрләре бик актив катнаша. Теләче, Мөслим, Саба, Югары Ослан районнарының да кушылуын көтәбез. Бер катнашкан кеше бу бәйгене көтеп тора. Әйтик, Татарстанның ветераннар союзы былтыр откан акчаларына музей эшләп куйдыр. Ул хәзер өлкән яшьтәгеләрнең яраткан урынына әйләнде. Акчалар юкка чыкмый. Тиешле юнәлештә тотыла. Теләге булган оешмалардан гариза көтәбез. Катнашырга теләүчеләр 100 гә җитәр дигән уй бар.
Бәйгедә катнашырга теләүче оешмаларның бурычлары булмаска һәм алар бер ел эшләргә тиеш. Төгәлрәк мәгълүматны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы аша белеп була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү