Казан укытучыларына сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләнәчәк

Быел Казан бюджетына Татарстан Хөкүмәтенең сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә финанс ярдәме аркасында төзәтмәләр кертелгән. Карар IV чакырылыш Казан шәһәре Думасының икенче сессиясендә кабул ителде, дип хәбәр итә Татар-информ.

«Татарстан Республикасы Хөкүмәте кабул иткән норматив актлар нигезендә бүлеп бирелгән өстәмә финанс ярдәме хисабына бюджет керемнәре һәм чыгымнары 521 млн сумга арта», — диелә Казан шәһәре Думасы карарына аңлатма язуында.

Республика Хөкүмәте укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләргә 138 млн сумнан артык, муниципаль учреждениеләрне матди бүләкләүгә 254 млн сумнан аз гына артык, тагын төзелеш өчен — 63,6 млн сум, чаралар оештыру һәм үткәрүгә 48,6 млн, муниципаль учреждениеләрне карап тотуга 16 млн сумнан артыграк акча  бүлде.

Төзәтмәләр кертүне исәпкә алып, 2020 елга Казан бюджеты керемнәр буенча — 26,9 млрд, чыгымнар буенча 28,3 млрд сум тәшкил итәчәк. Дефицит — 1,4 млрд сум, аны Татарстан башкаласы бюджетында калган акча һәм республика ярдәме белән каплау планлаштырыла.


Фикер өстәү