Казанлылар Нурминскийның шаурма сату ноктасында зур чиратка җыелган

Артистның иҗатын һәм шаурма ашарга яратучыларны хәтта салкын да куркытмаган.

Казанда яшәүчеләр танылган хип-хоп башкаручы Альберт Шәрәфетдиновның — Нурминскийның шаурма сату ноктасын ачу тантанасында зур чиратка җыелган. Бу хәл Гвардейская урамында булган – шаһитлар видеоны социаль челтәргә урнаштырган.

Шунысы кызык, артистның иҗатын яратучыларны илдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять тә, салкын да куркытмаган. Чиратта торучылар арасында социаль дистанция дә сакланмый, битлек кулланучылар да аз күренә.


Фикер өстәү