Көзге каникул вакытында балаларга башка төбәкләргә бару, күмәк экскурсияләрдә катнашу тыелмый

Тиздән көзге каникул башлана. Бу чорда балаларга бүтән төбәкләргә бару яки алар катнашында күмәк экскурсияләр оештыру тыелмый. Бу хакта Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итте.

Республикага укучылар башка шәһәр-республикалардан да киләчәк. Балалардан торган ул төркемнәрнең кайда тукталуы һәм туклануы турында алдан ук Роспотребнадзор идарәсенә хәбәр итәләр. Бала сәяхәттә чакта авырып китсә, аңа Россиянең теләсә кайсы төбәгендәге дәвалау оешмасында бушлай медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш.


Фикер өстәү