Казанда троллейбус пассажиры битлек киюдән баш тартып, тавыш куптарган

Казанда троллейбус пассажиры, битлек киюдән баш тартып, җәнҗал оештырган. Видеороликны социаль челтәрләрдә урнаштырдылар.

Кадрларда хатын-кызның тулы троллейбуста баруы күренә. Медицина битлеген кигән, ләкин ул аның иягендә генә — авызын да, борынын да капламый.

Пассажирлар аңа битлекне дөрес итеп кияргә өнди, әмма  хатын-кыз «мин авырмыйм» дип битлекне тиешенчә киюдән баш тарта.

Шуннан соң пассажирлар ханыма җәмәгать транспортыннан чыгарырга һәм аңа үз автомобилендә йөрергә тәкъдим иткәннәр.


Фикер өстәү