Татарстанда 11 яшьлек малайның баш сөяген сындырган ирне хөкем итәләр

Тикшерүчеләр фаразы буенча, Рөстәм Мөхәмәдьяров малайны муеныннан тотып алган һәм асфалька этеп еккан.

11 яшьлек малайның баш арты сөяген сындырган ир хөкем ителәчәк. Шулай ук малайны дәвалау өчен киткән чыгымнарны да аңа түләргә туры киләчәк.

Моңа кадәр Чаллыда 26 яшьлек ирнең бала сәламәтлегенә зыян салганлыгы турында хәбәр иткән идек.

16 августта ике 11 яшьлек малай ЗЯБ бистәсендә агач ботаклары җыеп шалаш ясарга булганнар. Күпкатлы йорт яныннан үткәндә беренче кат тәрәзәсенә берсенең агач чыбыклары тиеп үткән. Анда яшәүче ирнең моңа ачуы чыккан. Ул урамга чыгып, малайларның берсен муеныннан тотып алган һәм асфальтка этеп еккан. Егылудан бала җитди тән җәрәхәте алган. Ирне росгвардиялеләр кулга алган. Хәзерге вакытта ир сак астында.


Фикер өстәү