Татар хатынын кыйнаганмы?

Алдан ук искәртеп куйыйк: гаилә җәнҗаллары һәм аларның нәтиҗәсе буларак ирләрнең хатыннарын кыйнаулары барлык чорларда да һәм барлык җәмгыятьләрдә дә булган. Теләсә кайсы халык әдәбиятыннан без хатын-кызның авыр язмышы турында әдәби әсәрләр таба һәм укый алабыз.

Традиция буенча бездә ислам дине таралган халыкларда хатын-кызның хокуксызлыгы, кимсетелеп һәм кыйналып яшәве турында сөйләү киң таралган.
Җәмгыять цивилизациялерәк булган саен, анда хатын-кыз тормышы иминрәк, аның хоуклары яхшырак саклана дигән тенденциоз караш өстенлек алган. Әмма тормыш чынлыгы белән бу караш туры килми. Гадәттә тема турында язучы авторлар аерым фактларны калку күтәреп, кайсыдыр халыкларны каралту максатын куя. Әйтик, кайчандыр матур әдәбиятта татар турында шапшак, хатынын санламыйча караңгы тормышта яшәүче халык дигән фикер уздыру бик киң таралган юнәлеш булган. Кызыгы шунда: бу теманы нәкъ менә шул юнәлештә ачу белән егерменче гасыр башы татар әдипләре мавыга. Фатих Әмирхан гына түгел, әйтик, Гаяз Исхакыйда да туган халкы тормышын тоташ караңгы буяулар белән сурәтләү үзмаксат һәм модага әйләнеп бетә язган бервакыт. Унтугызынчы гасырның бер авторы – рус милләтеннән булган О.Верещагин да хатын-кыз тәкъдиренең авыр һәм зарлы булуын, тозлы күз яшьләре белән манчылуын тасвирлаган бер язма калдырган. Гаҗәп: ул Октябрьгә кадәрге татар хатыннары тормышын без бөтенләй ияләнмәгән яссылыкта ачып салган. Верещагинны тенденциозлыкта гаепләү кыен, бердән, ул милләте белән безнең халыкка карамый, икенчедән, нәрсә күрсә, шуны яза. «Хатын-кыз ыңгырашы» («О бабьих стонах») дигән документаль очеркында автор безнең халык турында менә нәрсәләр яза: «Хәзер карагыз, татар үз хатынын ничек иркәли: өйдә аңа – иң яхшы бүлмә һәм һәрвакыт мамык түшәк, шуңа күрә ул идәндә ни туры килсә, шунда аунап ятмый; һәр җирдә чисталык һәм хөрмәт, иртәдән кичкә кадәр кыйналып яшәү түгел инде. Кунакка барсалар, ир хатынын мендәргә утырта һәм басу капкасын ачу өчен кузгалырга мәҗбүр итми…» Чуашлар һәм чирмешләрдә дә хатын кимсетеп-кыйнап яшәү очраклары булмавын, гүзәл затларның хөрмәтләнүен ассызыклый Верещагин әфәнде. Бары тик аларда чисталык булмавын гына әйтә. Кайсы халыкта хатын-кыз язмышының көнләшерлек булмавын аңлыйсыздыр инде. Исерек ир белән интегүче унтугызынчы гасыр рус хатыннарының типик язмышын ул: «Хорошее и гуманное отношение с женой у русского – исключение, а у иноверцев наоборот», – дигән бер җөмлә белән гомумиләштерә.
Мин мәшһүр Мәхмүт Галәү романнарында проблеманың сурәтләнешен күзәткәнем бар. Ул да бит инде зур тарихи эпопея язарга алынганда, революциягә кадәрге татар тормышын авыр һәм караңгы итеп сурәтләү максатын куя үз алдына. Аның романнарында мескен ирне үз җилкәсендә асраучы хатын (бүгенге күпчелек хатыннар кебек) образы бар, ирдәүкә хатын (гадәттән тыш булдыклы мәгънәсендә) персонаж буларак мул буяулар белән тасвирлануын күрергә була, әмма кыйналып, хөрмәтсезләнеп яшәгән татар хатынын Мәхмүт Галәүдә табу мөмкин түгел.
Вакыт-вакыт әлеге тема интернетта социаль челтәрләрдә дә күтәрелә. Хатыннарга хөрмәт белән карау «башка дин»дәге Россия халыкларында гына түгел, христиан диненең «старовер» дигән тармагын тоткан русларда да күзәтелгән икән. Моңа игътибар итүче шул чор авторлары бар һәм бүгенге блогерлар, моңа гаҗәпләнеп, ни өчен мөселманнарда һәм староверларда хатын-кыз иминлеге сакланган дигән сорауны кабыргасы белән куя. Һәм җавап та табыла: эчкечелек юк бу ике идеология тарафдарларында.
Октябрьдән соң коммунистик чорда хатыннарның кыйналып яшәве аз күзәтелми иде. Тик ул чакта мондый күренешләргә коммунистларның әзер җавабы бар: болар барысы да – капитализм калдыгы. Ирләр эчкән гаиләләрдә хатыннар иминлеген гарантияләү мөмкин түгел диярлек. Дөрес, минем үземнең эчкече ирен кыйнап яшәгән хатыннарны да күргәнем булды. Абруйлы, зыялы гаилә, икесе дә югары белемле, әмма ир еш кына «ычкынып китә», хатын кыйнарлык хәле дә калмый, аны урамнан өстерәп кайтарып ташлыйлар. Менә шунда хатыны, кеше күрә дип тә тормый, типкәли генә ярым аңсыз ирен. Ә болай көндәлек тормышта бөтенләй башкача иде алар. Аек иргә хатыны хөрмәт белән карый, аның сүзен сүз итеп яши. Эчкечелек бик тарала башлагач, бездә булдыксыз гына түгел, физик яктан көчсез ирләр дә пәйда була һәм ишәя башлады. Токым начарайды ягъни. Һәм аек ирләрне хатыннары тукмау да күзгә ташлангалады. Кызыгы шунда: хатыны физик куәткә ия булган мондый гаиләләрдә гадәттә тәртип була, ир эчеп йөрми, хатын сүзеннән чыгарга курка. Кайберәүләр бу юлларны язучы автор шыттыра дип уйлар. Хәзерге дөньяви җәмгыятьләрдә хатыннарның ирләр урынын яулап алуы барлык тармакларда да күзәтелә бит. Нечкәбилләр физик яктан да өстенлекне дәгъвалыйлар: бокс һәм самбо белән шөгыльләнә, каратэга йөри, гер һәм штанга күтәрә. Кыйнап кара син менә шундый хатынны! Төркиядә 3 процент ирләр хатыннары тарафыннан кыйналып яши дигән рәсми сан күргәнем бар. Кыйналган ирләр өчен махсус приютлар да төзелә хәзер ул илдә. Швед радиосыннан Скандинавия социализмы шартларында ирләрнең хатыннар тарафыннан кыйналып яшәве күбрәк күзәтелүе турында бер мәгълүматка да юлыккан идем беравык.
Хәзерге җәмгыятьләрдә шулай да әлегә хатын-кызның физик газапларга дучар ителүе ешрак күзәтелә. Традицион диннәрнең бер катнашы да юк монда. Имансызлык рухи һәм физик гариплек күренешләрен күбрәк китереп чыгара. 2019 елда Франциядә 130 хатынны ирләр (Европада «ирләре» дип әйтмиләр, «партнерлары» диләр, чөнки эш гаилә коруга кадәр бик сирәк очракта барып җитә) үтергәнче кыйнаган. Имгәтелгәнче кыйналган замана хатыннары саны тагын да күбрәк, билгеле. Кеше хокуклары буенча Европа агентлыгы француз нечкәбилләренең һәр дүртенчесе кыйналуга һәм көчләнүгә дучар ителә дип белдерә. Пандемия карантины башлангач, гаилә тукмашулары Европа илләрендә 30 – 40 процентка артты, диләр. Менә бит, бер яктан, феминизм хәрәкәте ничек киң тарала көнбатышта, икенче яктан, хатыннарга элементар иминлек бирү өчен бик күп тырышасы бар әле ул тарафларда.
Аңлашыла инде: хәзерге Россиядә хәлләр яхшырак түгел. Ирләрен үтергән өчен төрмәгә утырган хатыннарның 79 проценты теге дөньяга үзләрен кыйнаучыны озаткан. Үзоборона, ягъни саклану чикләрен узып киткән дигән формула белән таш капчыкка ташланган хатыннарның 83 проценты партнерларыннан саклану өчен көч кулланган. 35 процент хатын-кыз үзенең бер тапкыр булса да ирләр тарафыннан кыйналуын яисә көчләнүен таныган. Үтерелгән хатын-кызларның 38 проценты партнерлар корбаны булган. 3 процент россияле ирләр хатыннардан (статистика «партнерша» дип атый) сакланып сугышкан өчен төрмә шулпасын эчәргә мәҗбүр булганнар. Кайда баш, кайда аяк икәнен дә аңламассың хәзерге җәмгыятьтә. Ирексездән, Верещагин сурәтләгән унтугызынчы гасыр татар гаиләсен сагына башлыйсың. Булган бит хатыннар назланган һәм иркәләнгән, ирләр хөрмәтләнгән чаклар да безнең милләттә.

Рәшит Фәтхрахманов


Татар хатынын кыйнаганмы?” язмасына фикерләр

  1. Бик кызганыч…. Заман алга атлаган саен, узара монэсэбэтлэр тупаслана , ямьсезлэнэ бара…

Фикер өстәү