Бәрәңге согы иммунитетны ныгыта, холестерин күләмен киметә

Икенче икмәк саналган бәрәңгенең согына кадәр файдалы. Ул иммунитетны ныгыта, холестерин күләмен киметә.

Моннан тыш бәрәңге согы бавыр белән үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген дә яхшырта. Аның ярдәмендә икегә аерылган чәч очларын да дәвалыйлар. Моның өчен чәч төбенә бәрәңге согы сөртеп, 20 минут тоткач, юып төшерергә кирәк. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Шуңа күрә аны сыгу белән эчәргә кирәк. Ул 4-5 атна эчендә – гастрит, колит авыруларын бетерә. 6 – 8 атна эчендә аның ярдәмендә ашказаны җәрәхәтеннән котылырга мөмкин.

 

Фото: pixabay.com


Бәрәңге согы иммунитетны ныгыта, холестерин күләмен киметә” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ