Салым турында 7 сорауга ҖАВАП

Күпләр салым хезмәтеннән «сәлам хаты»н кабул итеп өлгергәндер инде. Онытмаган булсагыз, 1 декабрьгә кадәр физик затларга милек салымын түләргә кирәк. Шуңа бәйле сорауларга хисапчы Диана ХӘМИТОВА җавап бирде.

1. Коронавируслы вазгыять салым җыю тәртибенә үзгәрешләр керттеме?
Милеккә салым түләү срогы элеккечә калды, ул да булса – агымдагы елның 1 декабре. Бу салым муниципаль дәрәҗәдә билгеләнә. Түләү хакы салым салу объек¬тының зурлыгына бәйле. Салымны объектларның кадастр бәяләмәсенә карап куялар. Быелгы төп үзгәреш шул: физик зат салым ташламасы өчен гариза тапшырмаска да мөмкин. Салым органы вәкилләре ташламаны үзләре билгели. Хәбәрнамәдә бу исәпкә алына.

2. Салым түләргә искәртүче кәгазь (хат) килмәсә, нишләргә?
Әгәр 1 ноябрьгә кадәр хәбәр алынмаса, мәгълүмат алу өчен салым органына шәхсән мөрәҗәгать итәргә мөмкин яисә салым түләүче, сайттагы («налог.ру») шәхси кабинетына кереп, шундагы хезмәтләрдән файдалана ала. Физик затка почта аша хат җибәрмәүнең берничә искәрмә очрагы бар. Бу – салым суммасы 100 сумнан кимрәк булу һәм физик затларның салым түләүдән азат итә торган ташламалары булу.

3. Күпбалалы гаиләләргә, мөмкинлекләре чикле кешеләргә салым түләгәндә ташлама бармы?
Күпбалалы гаиләләргә (3 һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган) ташламалар мондый: һәр балага фатир (бүлмә) мәйданыннан биш яисә торак йортның гомуми мәйданыннан җиде квадрат метр исәбеннән исәп-хисап счеты бирелә. Җир салымы буенча күпбалалы гаиләләр өчен акчаны чигерү (вычет) салымны участоктан 600 квадрат метрга киметә. I, II төркем инвалидлар милеккә салым түләүдән азат ителә. III төркем инвалидлар исә (пенсионер булып саналсалар яисә салым түләүчеләрнең ташламалы категориясенә керсәләр) күчемсез милеккә бәйле салым ташламасыннан файдалана ала. Мәсәлән, салым салынасы объект табыш өчен кулланылырга тиеш түгел. 2015 елдан пенсионерлар өчен салым буенча ташлама биш төрле объектның берсенә карата бирелә (мәсәлән, ике фатирның берсенә, берничә торак йортның берсенә, ике гаражның берсенә һ.б.). Физик затлар өчен бер җир кишәрлеге буенча 600 кв. метр кадастр бәясенә салымны киметә торган салым түләве дә гамәлдә.

4. Башка кеше өчен (туганың, дустың) салым түләргә ярыймы?
Теләсә кем өчен салым түләргә мөмкин, бу рөхсәт ителә. Моның берничә ысулы бар. Беренчесе: Дәүләт хезмәтләре порталы, «налог.ру» сайты аша, УИН дигән документтагы индекс белән. Икенчесе: салым түләүченең квитанциясе белән банкта яисә почтада. Өченче ысул: түләү документын үзең тутырып («Сбер онлайн»да), «өченче зат өчен түләү» дигән өлешне сайларга.

5. Балигъ булмаганар салым түлиме?
Түләргә тиеш. Балалар салым түләүдән азат ителә торган төркемгә карамый. Милеккә ия булу белән, шулай ук гомуми кулланыштагы милектә өлеше булса, балада милеккә салым түләү бурычы да барлыкка килә. Балигъ булмаганнар өчен аны әти-әнисе түли.

6. Салым түләмәгән очракта нинди җәза каралган?
Беренчедән, Салым федераль хезмәте физик затка салымны түләмәве турында хәбәр итә. Шулай ук аның эш бирүчесе белән дә элемтәгә керә. Суд аша түләтү каралган. Әгәр әҗәт 25 мең сумнан азрак икән, ул акчаны хезмәт хакы һәм башка түләүләрдән тотып калалар. Әгәр дә физик зат шәхси эшмәкәр икән, бурычны аның исәп-хисап счетыннан алачаклар. Бурыч 25 меңнән артып китсә, физик затның милкенә арест салалар. Тагын бер җәза бар: 30 мең сумнан артык бурычы булган кеше Россия чикләреннән чыга алмый. Вакытында түләмәсәң, пенялар өстәлергә мөмкин.

7. Баерак булган саен, азрак түлисең, дигәнне ишеткән бар. Бу чынлап та шулаймы?
Салым системасы салым түләүчеләрнең һәр категориясенә карата да таләпчән. Физик затларның милек салымы аларның милек объектлары саныннан, мөлкәтнең кадастр бәясеннән, мөлкәт категориясеннән (мәсәлән, 3 млн сумнан артыграк торган автотранспорт өчен арта торган коэффициентлар кулланыла) чыгып исәпләнә.

Чулпан Гарифуллина әзерләде

фото: https://2059059.ru/tag/nalogi/


Фикер өстәү