Көтәргәме, акча түләргәме?

Көзге дымлы, болытлы һаваның суыгын сизәргә өлгердек инде. Шуңа бәйле рәвештә, салкын тиеп авырулар, сезонлы тын юллары чирләре арта һәм аларга «иптәш»кә ковид та бар бит әле. Сырхауханәләрдә – чират, хастаханәләргә баш тыгарлык түгел, «ашыгыч ярдәм» машиналары да бик ашыкмый, чөнки чакырулар күп. Авырып китсәң, нәрсә эшләргә?

– Беренчедән, үзеңә үзең диагноз куеп, дарулар сатып алмаска, антибиотикларга үрелмәскә, – ди табиб-эпидемиолог Айрат Сираҗиев. – Сезонлы вируслы чир билгеләре булганда, өйгә табиб чакыртырга кирәк. Ул кешенең үпкәсен тыңлый, температурасын үлчи, хәлен сораша һәм дәва билгели.
Участок табибы чир катлаулы узганда, лейкоформулалы гомуми кан анализы, мазок тапшырырга, компьютер томографиясе тикшерүе үтәргә кушарга мөмкин. Лейкоформулалы кан анализы аша организмда ялкынсыну процессын ачыклыйлар. Томография тикшерүе үпкә торышын һәм күкрәк читлеге тирәсендәге үзгәрешләрне, ялкынсынуны күрсәтә. Тамактан һәм авыз куышлыгыннан алынган мазокны лабораториядә тикшерәләр. Анда коронавирус инфекциясенә уңай яки тискәре реакция күренә.
Кеше аз гына төчкерә, йөткерә башласа да, ковид түгелме, дип шикләнә. Вируслы чирләр бер-берсенә нәрсә белән охшаш һәм аларның аермасы нәрсәдә?
– Коронавирус инфекциясе дә, гадәти грипп һәм ОРВИ да, гадәттә бер үк төрле башлана, аннары гына үзгәрешләр китә, – ди Айрат Сираҗиев. – Баш авырта, хәлсезлек күзәтелә. Салкын тигәндә яки ОРВИ булганда аз гына температура күтәрелә, борын тыгыла, тамак әчетә, буыннар сызларга мөмкин. Коронавирус инфекциясе вакытында ис һәм тәм сизү бетә. Катлаулы булмаган ОРВИны кеше бер атна дигәндә җиңә, ә коронавирус озаккарак сузыла. Температура 39 градуска күтәрелә, сулыш алу авырлаша, тын кысыла, пневмония башлану да ихтимал. Ә сезонлы грипп вакытында баш авырта, тән авырая, мускуллар сызлый.
Бәлки коронавирус белән авырганмындыр һәм организмда антитәнчекләр барлыкка килгәндер, дип өметләнеп, тест тапшыручылар да байтак. Ул хезмәт түләүле һәм аның белән хосусый медицина клиникалары шөгыльләнә. Тест антитәнчекләр булуын күрсәтергә мөмкин. Тик аңа карап кына белгечләр диагноз куймаячак. Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина борыннан һәм авыз куышлыгыннан алынган мазок нәтиҗәсеннән чыгып эш итәргә куша. «Мазок инфекция барлыгын күрсәтми икән, димәк, әлеге кешенең тирә-юньдәгеләргә чир ияртү куркынычы юк», – ди ул.
Ә гаиләнең бер әгъзасында ковид табылса, аның белән якыннан аралашучыларга нишләргә?
– Бу очракта сырхау белән контактта булган кешеләр 14 көнгә үзизоляциягә озатыла, – ди Любовь Авдонина. – Аларга да сырхауханәдә вакытлыча хезмәткә яраксызлык бюллетене ачалар. 8 – 10 нчы көннәрдә борын һәм авыз куышлыгыннан мазок алырга тиешләр. Чир билгеләре беренче көннәрдә үк булса, тикшерүне алданрак үткәрәләр.
Коронавирус инфекциясе хастаханәгә дәваланырга яки операция ясатырга керүчеләргә, бигрәк тә әби-бабайларга өстәмә мәшәкать тудырды. Анда ятар өчен кулда таҗвирус белән авырмавыңны раслаучы белешмә булырга тиеш.
Мазокны дәүләт оешмаларында бушлай тапшыру шактый катлаулы процесс: иң әүвәл участок табибыннан тапшыру көне күрсәтелгән язу алырга кирәк. Ул көнне табиб кабинеты ишеге төбендә гомуми чиратка басасың. Анда исә нинди генә хасталар юк… Чират җиткәч, шәфкать туташы тамактан һәм борын куышлыгыннан мазок ала. Аның кайчан әзер булуын төгәл беркем белми. Бичара әби-бабай, нәтиҗәне сорап, икенче көнне дә, өченче, дүртенче көннәрдә дә сырхауханәгә бара. Тик билгеле булганчы, атна-ун көн үтәргә мөмкин. Кешегә артык мәшәкать тудырмасын өчен, ковид тесты нәтиҗәсен бердәм базага урнаштырып, шуннан гына белеп булмыймы икән?
– Бердәм база бар, анда сырхауханәләрдәге анализлар һәм лабораторияләрдәге тикшерүләр буенча барлык мәгълүмат җыела, – дип җавап бирде безгә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. – Тестларны тикшерү озакка сузылырга мөмкин. Андый проблема барлыгын беләбез һәм хәл итү юлларын эзлибез. Лабораторияләр саны арттырыла. Шулай да анализны бер көн эчендә әзерләп бирәчәкбез, дип ышандырмыйм. Медицина хезмәткәрләре кулдан килгәннең барысын да эшли. Тест әзер булмаганда, стационарлар да кешенең хәленә керергә тиеш. Эчке кухняга килгәндә, сырхауханә кешедән мазокны ала, курьерга бирә, мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыра. Лаборатория заказны кабул итә һәм шул бердәм система буенча нәтиҗә сырхауханәгә җибәрелә. Әгәр кешене мәшәкатьтән коткарабыз дип, нәтиҗәләр буенча җавап биреп утыручы бер тәрәзә ачсак, системада эш күләменә түзә алмыйча, бер сәгать эчендә тукталып калачак.
Министр урынбасары, хастаханә җитәкчелеге кешенең хәленә керергә тырыша, дисә дә, мазок анализы әзер булмаса, сырхауны хастаханәгә салмыйлар. Моны төпченә башлагач, бер җитәкче, бездә шундый күрсәтмә бар һәм җаваплылык аласы килми, дип акланды. Октябрь башында күршебезнең әтисе Казанда күзенә операция ясатты. Районда тапшырган мазок нәтиҗәсе иртәгә операция буласы көнне дә кайтып җитмәгән иде. Аптырагач, күршебез аны Казандагы лабораторияләрдән эзли башлады. Анализларны тикшерергә районнардан Казанга җибәрәләр бит. Шалтырата торгач, очына чыкты һәм лабораториядән барып алды. Икенче юлы ашыгыч кирәк булгач, мазокны Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе сырхауханәсендә 1800 сум түләп тапшырганнар. Белешмә икенче көнне әзер иде. Менә шундый хәлләргә тарыганнан соң, көтәргәме, акча түләргәме, дип уйлана башлыйсың инде.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү