Судка портал аша язылырга мөмкин

Сентябрь аеннан башлап, республикада яшәүчеләр Татарстан дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша суд белгеченә кабул итүгә языла ала.

«Чиратка язылу» дигән яңа хезмәттән бер ай эчендә 220 кеше файдаланган инде. Бу хакта Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгыннан хәбәр ителә. Бүгенгә портал аша Казанның һәм Татарстан муниципаль берәмлекләренең 52 судына язылырга мөмкин. Электрон чират архивтан документлар, законлы көченә керүе турында билге куелган суд актларын алу, шулай ук эш материаллары белән танышу өчен булдырылган. Ел азагына кадәр 190 җәмәгать судьясы участогын, шулай ук Татарстан Югары судын электрон чиратка тоташтыру планлаштырыла.


Фикер өстәү