Татарстанның берничә шәһәрендә җәмәгать транспорты бәяләре арта

Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында юл бәяләре артты.

Бу карарны Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты чыгарган. Әлмәттә автобуста яки троллейбуста бер мәртәбә бару – 25 сум, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә 20 сум булачак. Түбән Камада һәм Чаллыда трамвайда һәм автобуста юл бәясе 25 сумга җитте, ә 100 мәртәбә яки аннан күбрәк йөрү өчен озак вакыт кулланыла торган билет белән түләгәндә 20 сум булачак. Моңа кадәр бу шәһәрләрдә билет өчен 22 сум түләделәр.


Фикер өстәү