Табиб Камил Зыятдинов: «Авырган вакытта өйдә ятудан да яхшысы юк»

Бик хәвефле чорда яшибез: аз гына йөткерә башладыкмы, тән сызлап, хәлсезлек сиздекме, ковид ахры, сакланып калып булмады, дип кайгыга батабыз, сырхауханә юлын таптыйбыз. Тиз генә анализлар тапшырасы, тикшеренү үтәсе килә. Шөкер, күп вакыт яман фаразлар чынга ашмый.

Участок табибы ОРВИ диагнозы куеп кайтара һәм дәвалана торгач, берничә көннән аякка басабыз. Тик безне ул гына тынычландыра алмый. Фәлән кеше авырган, фәлән кеше үлгән дигән хәбәрләрне көн дә диярлек ишетәбез. Танышларыңа шалтыратсаң да, коточкыч хәлләр турында сөйлиләр. Ул «куркынычлар» безгә шулкадәр нык тәэсир итте һәм күбебездә ковид фобиясе башланды. Ковидка һәм сезонлы вируслы чирләргә психологик яктан ничек әзер булырга? Бу җәһәттән медицина фәннәре кандидаты, табиб Камил Зыятдинов белән әңгәмә кордык.

– Камил Мөхәммәтович, хәзер табиб юлламасыннан башка да, үпкәне тикшертәм дип, компьютер томографиясе үтәргә ымтылучылар байтак. Бу дөрес гамәлме, аның зыяны юкмы?
– Мин дә күптән түгел авырып алдым. Баш, тамак авыртты, тән сызлады, ютәлләтте, температура күтәрелмәде. Гаиләдә тагын берничә кеше авырды. Барыбызда да ковидның җиңелчә формасы күзәтелде. Миңа компьютер томографиясе үтәргә мөмкинлек булса да, баш тарттым. Аны, беренче чиратта, авыр хәлдәгеләргә һәм хастаханәгә кереп ятарга җыенучыларга үткәрергә кирәк, дип саныйм. Үз белдегең белән томографиягә чыгып чабарга ярамый, аның нурланыш чыгаруын да онытмыйк. Амбулатор шартларда дәваланучыларга цифрлы рентген узу җитә. Вируслы чир белән авырып, «больничный»га чыгучылар күбрәк вакытны өйдә үткәрсен, кирәксә-кирәкмәсә дә сырхауханәгә йөрмәсен иде. Температуралы кешегә дәвалау оешмасына бармаска элек тә киңәш ителде. Роспотребнадзор чир иярмәсен өчен социаль ара калдырырга куша. Тар коридорлы сырхауханәдә араны ничек сакларга? Халыкның яртысын эчтә калдырып, яртысын урамга куып чыгарып булмый бит. Сырхауханәгә һәр көнне яңа хаста килә һәм гомуми чиратка баса. Ул анда үзенең инфекциясен башкага бирә, үзе бүтәннәрнекен алып кайтып китә. Кыскасы, инфекция алмашы бара.

– Сезонлы вируслы чирләр белән авыручыларга нәрсә киңәш итәсез?
– Вируслы чир белән авыручыларның 90 процентына бер үк төрле киңәш: кимендә – өч көн, күп дигәндә – бер атна өйдән чыкмыйча ятып тору. Шуннан да яхшырак дәва юк. Тыныч кына ял итегез, киеренкелектән, начар уйлардан арыныгыз. Бүлмәне ешрак җилләтергә, ләкин үтәли җил булмасын. Беренче көннәрдә җылы итеп киенергә, тирләгән саен өсне алмаштырырга, көн дәвамында кайнар чәй эчәргә. Термоста үләннәр төнәтмәсе ясарга мөмкин. Мунча керергә кирәкми. Табибны өйгә чакыртыгыз, ул авыру билгеләре буенча нәтиҗә ясап, нинди дарулар эчәргә икәнен язып калдыра. Кайбер очракта телефоннан киңәшеп тә була. Күзәтүләремнән чыгып әйтәм: коронавирус инфекциясе белән авыручыларның 90 проценты аны җиңелчә формада уздыра, 10 процент кешегә озак дәваланырга һәм тернәкләнергә кирәк. Халыкның 70 – 80 проценты авыргач, пандемия дә, инфекция күтәрелеше дә булмаячак.

– Аннан үлем-җитемнәр дә бар бит…
– Халык бер юлы авырмасын өчен язгы чорда чыгарган чикләүләрне, тыюларны тагын бераз дәвам итәсе иде. Дөрес, аңлашыла инде, монда сәяси момент та бар. Ковидтан вафат булучыларны санасак, республикада март башыннан исәпләгәндә, 100дән артык кеше үлде. Бу сезонда суга батып үлүчеләр дә шул саннан калышмый, ә юл һәлакәтендә 9 ай эчендә 228 кешене югалтканбыз. Йөрәк-кан тамырлары системасы, онкология чирләреннән үлүчеләр тагын да күбрәк. Шулай булгач, бездә вирустан тыш та проблемалар җитәрлек.

– Сүзне тагын ковидка борсак, кайбер сырхауханәләрдә дистәгә якын белгечнең бер үк вакытта «больничный»га китүен әйтәләр.
– Чиргә алар да физик яктан каршы тора алмый, иммунитетларын күтәрергә кирәк. Үземнең таныш табиблар арасында да, авырып реанимациядә ятучылар бар. Беренчедән, алар җилкәсенә зур йөк төште. Икенчедән, көн саен төрле хасталар, вируслар белән очрашып торалар. Дәүләт медицина оешмаларында эшләргә табиблар җитмәгәнлектән, студентларны эшкә чакыралар.

– Вируслы чирләр хакында шундый җиңел итеп сөйлисез. Әйтерсең лә, бөтен кеше җиңелчә генә авырый, чиратлар хасил булмый, ыгы-зыгы юк…
– Саклану чараларын күрергә, үзеңне кайгыртырга, кунак дәшмәскә, кибеттән кибеткә йөрмәскә кирәк. Вируслы чир күп вакытта бер-берең белән аралашканда һава-тамчы юлы аша иярә. Безгә көн саен ковид хакында хәбәр җиткерәләр, куркыныч итеп җиткерәләр. Шуны башкаларга сөйлибез һәм үзебез дә курка башлыйбыз. Авыручылар байтак, медицина оешмаларында чират һәм моның азагы ничек бетәсен белмибез. Сакланганны Алла саклар!

Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова


Фикер өстәү