Рафис Борһанов Россия студентлар берлегенең беренче вице-президенты итеп сайланды

Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасын башкаручы Рафис Борһанов Россия студентлар берлегенең беренче вице-президенты итеп сайланды.

Мәскәү дәүләт физкультура академиясе ректоры Сергей Сейранов янә Россия студентлар берлеге җитәкчесе итеп билгеләнде.

Искәртеп үтәбез, сентябрь уртасында Россия спорт министры Олег Матыцин Рафис Борһановны Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазифасын башкаручы итеп билгеләү турындагы боерыкны имзалаган иде.


Фикер өстәү