Коронавирустан прививка ясату мәҗбүри булачакмы?

Безнең ил дөньяда беренчеләрдән булып COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинаны теркәде. «Спутник V» (вакцина шулай дип атала) җитештерелә башлады да инде. Шул ук вакытта арабызда, прививка ясату мәҗбүри булырмы-юкмы икән, дип баш ватучылар да бар. Бу җәһәттән борчылырга урын бармы? Без, шушы сорауга җавап табу ниятеннән, юрист Резедә Габдуллинага мөрәҗәгать иттек.

Барысы да – закон буенча!
«Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» 17.09.1998 ел, № 157-ФЗ Федераль законның 1 һәм 3 пунктлары нигезендә, безнең илдә яшәүчеләргә вакцинациядән баш тарту хокукы бирелгән. Димәк, закон нигезендә, прививка ясату-ясатмау – һәркемнең үз эше.

Мурашко белдерүе
Рәсми кешеләребез, прививкага каршы булганнарның «чана»сына утырмыйча, фәкать рәсми мәгълүматларга гына ышанырга өнди. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко инде берничә тапкыр COVID-19 инфекциясеннән прививкаларны кешеләрнең үз теләгенә карап кына ясаячаклары турында белдерде. Әлбәттә, эшчәнлеге буенча чир ияртү ихтималы зур булган белгечләргә (медицина хезмәткәрләренә, галимнәр, укытучыларга) вакцинация узу катгыйрак төстә киңәш ителәчәк, әмма барыбер таләп итү булмаячак. Роспотребнадзор да кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары тараткан мәҗбүри вакцинация турында мәгълүматларны расламый.

Үзгәрешләр булырмы?
Шул ук вакытта вакцинация үткәрүне мәҗбүри итү омтылышы барлыгын бөтенләй үк кире кагарга да ярамый. Белгечләр фикеренчә, прививкалардан массакүләм төстә баш тарту эпидемиологик вазгыятькә тискәре йогынты ясаячак. Хәзерге вакытта фикер алышуга чыгарылган тәкъдимнәрдән түбәндәгеләрне аерып әйтергә мөмкин:
1) профилактик прививкаларның илкүләм календарен яңарту;
2) прививкалары булмаган балаларны мәгариф учреждениеләренә йөртүне тыю;
3) прививкалардан баш тарткан өчен административ штрафлар кертү.
Бүген Россиянең яңа КоАП проекты – җәмәгатьчелектә фикер алышу этабында. КоАП проектының 10.1 статьясындагы 4 өлешендә («Санитария-эпидемиягә каршы (профилактик) чараларны оештыруга һәм үткәрүгә, профилактик прививкалар ясауга карата халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә закон бозу….) шактый ук зур күләмдә (гражданнарга – 5 – 7 мең сум) штраф күздә тотылган.
Әмма бу яңа нормаларга карата сораулар күп әле. Әйтик, әлеге статьяда тәгаен генә нинди прививкалар турында сүз бара? Закон бозучыларны ачыклау һәм беркетмәләр төзү эше кемгә йөкләнәчәк? Инде килеп, «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында» гамәлдәге Федераль закон нишләячәк? Анда прививкаларны мәҗбүри ясату турында бер сүз дә юк бит.
Алга таба ничек буласын вакыт үзе күрсәтер. Әлегә исә вакцинация мәҗбүри дип шикләнергә сәбәп юк.

Валентина Семенова


Фикер өстәү