2 яшьлек Әминнең гомере кыл өстендә

Түбән Камада яшәүче 2 яшьлек Әмин Аблатыйповның гомере кыл өстендә тора. Анда генетик авыру тапканнар. Сабыйга ярдәм итү юлы бар. Тик кирәкле дару 31 миллион сум тора. Никадәр генә тырышсалар да, Аблатыйповлар үзләре генә бу сумманы җыя алмаячак!

– Улыбыз тугач, дөньябыз тагын да түгәрәкләнгәндәй булды. Ирем –уллы, олы кызым энекәшле булды дип сөендем. Бәхеттән башларым әйләнде. Янәсе, нәсел дәвамчыбыз үсәчәк! Тик шатлык озакка бармады, – дип сөйли малайның әнисе Ландыш. – Тугач та, без аның башка сабыйлардан калышканын сизеп алдык. Ул утырырга да, атларга да ашыкмады. Менә шуннан соң улыбызны табибларга йөртә башладык. Генетика белгеченә юлладылар. Баксаң, улымның организмы аксым эшләп чыгармый икән. Озак яшәмәс, андый сабыйларның гомере 2 ел гына, дип тә куркыттылар. Баксаң, Россиядә Әмингә ярашлы дару да юк икән.

Диагноз куйган көн аларның тормышын икегә бүлә. Күз яшьләреннән арынып малайның гомере өчен көрәшә башлыйлар. Балада алга китеш сизелә башлаган. Ул бар кешене сокландырып, сүзләр әйтә башлый. Сүзләрне аңлый. Тик менә буыннар гына көчсез кала. Әнисе дә һәр иртәне улына массаж ясап башлый.

– Файдасы булмасмы дип, Әминне тернәкләндерү үзәкләренә йөртәбез. Сабыемның көче юк. Гәүдә авырлыгы да арта алмый. Сөякләре нык булмагач, аркасы бөкрәя, эчәкләрендә үзгәрешләр бар. Тик өметебезне өзмибез. Әмин кебек диагноз куелган балаларның язмышын күзәтеп барабыз. Алар беренче уколдан рәтләнә башлый. Аяклары, куллары эшләп китә. Безгә шул уколны 4 тапкыр ясату кирәк, – ди Ландыш.

Дару бик кыйммәт булгач, Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр. Әлегә күңелне юатырлык җавап юк. Әлеге дару яшәү өчен мөһим булган препаратлар исемлегенә кертелмәгән.

– Балабызның күзгә карап тилмергәнен күрү авыр. Аның әкренләп үлеп баруын теләмибез. Яшәтәсем килә, – ди әнисе. – Мәрхәмәтле кешеләрдән үтенеп ярдәм сорыйм. Баламны коткарырга булышсагыз иде!

 Сабыйга ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Әнисе Ландыш Раил кызы Аблатыйпова исемендәге Саклык банкы картасы: 4817 7601 6703 2600.

Әтисе Марат Фәрит улы Аблатыйпов исемендәге «Ак Барс» банкы картасы: 5209 3547 7245 9326.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү