Линар ЗАКИРОВ «Кил, очрашыйк, сөйләшербез»: район башлыкларының виртуаль тормышына күзәтү

Бүген үз сүзеңне җитәкчеләргә ишеттерү өчен бер төймәгә басу да җитә. Социаль челтәрләр хакимият белән халык арасында сузылган күперне кыскартып, килеп туган кыенлыкларны мөмкин кадәр тизрәк хәл итү мөмкинлегенә әйләнеп бара. «ВТ», район җитәкчеләренең Instagram челтәрендәге сәхифәләрен барлап, аларның виртуаль дөньяда эш итү алымнары белән кызыксынды.

Ышанырлык түгел

Иң элек аккаунтларын татарча алып баручы район җитәкчеләреннән башлыйк. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов (6,4 мең язылучысы бар) Instagramда үтә дә актив. Эш урынында дресс-коды ничектер, ә менә халык арасында аны еш кына кара түбәтәйдән очратырга мөмкин, бик килешә үзенә.

Аккаунтына карасаң, заманында авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Энгель Фәттаховның табигатькә мөкиббән булуы да беленә: яфрак кыштырдавы, торналар каңгылдавы, кояш баешы да аның игътибарыннан читтә калмый. Рәссам булса, менә дигән пейзажлар төшергән булыр иде. Бер фотосы астында мондый комментарий да калдырганнар: «Энгель Нәвапович, сез бу матурлыкларны кайдан табасыз? Һәр көн карап барам, безнең район – әкияти дөнья! Әйдә, йөргән кеше, матурлык юллап, чит илдә йөрсен, ә без булганына шөкер».

Бөек Тукаебызның туган ягы – Арча районын җитәкләүче Илшат Нуриевның (10 мең язылучысы бар) да Instagramаккаунты гөрләпме гөрли. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, укытучыларны, өлкәннәрне дә һөнәри бәйрәмнәре белән котларга вакыт таба. Районда ел саен ат көне зурлап үткәрелә икән.

Тел ягыннан да баланс саклый Илшат әфәнде: вакыйганың эчтәлеген һәм тематикасын күздә тотып, кайбер постларны татарча, кайберләрен русча яза. Күпчелек комментарийларга, хәтта башкаларның смайликларына смайлик куеп җавап бирүе белән шаккатыра район җитәкчесе.

Илшат Нуриев җәй башында туры эфир үткәреп, бер сәгать дәвамында халыкның сорауларына җавап биргән. Видео 3,7 мең тапкыр каралган, 40лап комментарий җыйган. Алия Бариева исемле кулланучы туры эфир вакытында бер үк сорауны өч кат язып, бер тапкыр да укылмавына канәгатьсезлек белдерә. «Зур Бирәзә авылында яңа йортлар салган кешеләргә газ кайчан кертелер икән?» – дип сорый ул. Илшат Нуриев та җавапсыз калмый. «Хәерле иртә, Алия! Укыдым. Җавап бирдем. Быел, ИншаАллаһ», – дип яза.

Берәү хәтта район җитәкчесенең аккаунтын шәхсән алып баруыннан шикләнеп, «ышанырлык түгел» дип комментарий калдыра. Әмма Илшат Нуриев, аңа җавап итеп: «Ышанырга кирәк инде. Миңа Сезне ялганлаудан мәгънә юк», – ди.

Сарман районы җитәкчесе Фәрит Хөснуллинның аккаунтында да (1,5 мең язылучысы бар) милли рух шәйләнә, ул аны нигездә татарча алып бара. Фәрит әфәнде район тормышының, әйтерсең, һәр вакыйгасын түкми-чәчми хәбәр итеп бара. Соңгы язмаларында, ул ни сәбәпледер, еш кына «ү» хәрефе урынына «у» хәрефен яза: «буген», «буләкләдек», «республикакуләм»…

Халыкка үрнәк күрсәтә

Кукмара башлыгы Сергей Димитриевның аккаунтына (15,4 мең язылучысы бар) карап та район сулышын тоемларга була. Кая барган, нинди объект ачкан, кем белән очрашкан – бар да бер урында. Җырчы Салават Фәтхетдиновның районга эшлекле сәфәр белән килеп, Вахитов авылы кешеләре белән очрашуын да шушыннан белдек, мәсәлән.

Сигез елга якын Теләче районын җитәкләп, 2019 елда Лаешны үз канаты астына алган Илдус Зариповның (2,1 мең язылучысы бар) бу районга җылы мөнәсәбәттә булуы аеруча сизелә. Виртуаль тормышта әллә ни актив булмаса да, сирәк-мирәк кенә язмалар чыгара. Әйтик, сентябрь азагында ул Чырпы авылында яшәүче элеккеге хәрби, 72 яшьлек пенсионер Виктор Твердохлебовта кунакта булып, аның 30дан күбрәк сортта кура җиләк үстерүенә соклануын белдерә. «Мондый пенсионерлар күбрәк булсын иде», – дип куәтләп яза бер язылучысы.

Апас районы башлыгы Равил Хисаметдинов аккаунтын (3,6 мең язылучысы бар) баштарак нигездә татарча алып барса, көзгә таба һәр язмасын ике телдә яза. Үз мисалында үрнәк күрсәтү омтылышы да сизелә. Әйтик, сентябрь уртасында ул, гриппка каршы прививка ясатып, башкаларга да шулай эшләргә киңәш итә. Роза исемле берәү, әллә җитди, әллә шаяру катыш, моннан соң бөтен район халкының да һич икеләнмичә прививка ясатачагы турында белдерә. Тик, ни кызганыч, халык аның язма-постлары астында фикер алышуда актив түгел, комментарийларның аз булуы шуңа ишарәли.

Кукуруз басуыннан селфи

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Instagramда аккаунтын өч ел элек үк булдырса да, бүгенгә нибары 800дән күбрәк язылучысы бар. Бәлки, аккаунтның артык рәсми булуы район халкын җәлеп итми торгандыр. Башлыкның, һич югы, табигатьне яратуы, печән кибәннәре, чәчәк-гөлләр, сулыклар, кыр күренешләре төшерелгән фотоларны «Хәерле иртә! Доброе утро!» сүзләре белән даими бастырып баруы, күңелне җылытып, моның өчен зур бер лайк кую теләген уята.

Табигатькә хозурланып, хәерле иртә теләүчеләр арасында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров (6 мең язылучысы бар) та бар. Шушы җирлекнең милли үзенчәлеген истә тотып, ул моны өч телдә башкара (русча, татарча, чуашча): «Доброе утро! Хәерле иртә! Ырӑ ир пултӑр!» Әмма бу гадәт күптән түгел генә кулланышка кергән. Марат әфәнде үз аккаунтында төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән район кешеләрен дә зурларга онытмый.

Августта Чүпрәледә күз явын алырлык фонтан ачылган, укытучыларның август киңәшмәсендә районга җиде мәктәп автобусы бүләк ителгән. «Соңгы елларда районыбыз эре-эре адымнар белән алга атлый, шуңа күңел сөенә», – дип яза Ләйлә исемле язылучысы. Шул ук вакытта халык эш урыннары булдыру кирәклеге турында да әйтә килә.

Башкалардан аермалы буларак, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов (1,8 мең язылучысы бар) хәерле иртә генә түгел, тыныч йокы да тели. Әмма татар телен куллану дәрәҗәсе шушы матур теләктән ары узмый. Хәтта август азагында «Милләт җыены»нда катнашуы турында ул фәкать русча яза. Сәхифәсендә халык авазы да «ишетелми», комментарийлар юк дәрәҗәсендә, ягъни мәсәлән.

Ютазы районы җитәкчесе Аяз Шәфигуллин (700дән күбрәк язылучысы бар) бер һөнәри бәйрәмне дә игътибарыннан читтә калдырмый диярсең. Әмма шунысы сәер тоелды: ул, күрәсең, йә район газетасында, йә районның рәсми сайтында чыккан текстларны бастырып, үзенең нишләве турында өченче заттан яза. Ягъни «мин тегендә бардым, моны эшләдем» дип түгел, ә «Аяз Шәфигуллин тегеләй итте», «… фәләнне котлады», «…анда барды».

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның аккаунты (8 мең язылучысы бар) мәгълүмат үзәген хәтерләтә: көненә хәтта өч-дүрт яңалык чыгып бара. Һәр тармакны шәхсән контрольдә тотуы сизелә. Рөстәм әфәнде милли җанлы булуы белән дә аерылып тора: туган тел үсешенә карата да фикерен белдерә, «Татарча диктант»та да үзен сынап карый.

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов (1,8 мең язылучысы бар) еш кына хәерле иртә тели, район күренешләре фотоларын бастыра, хәтта кукуруз, арыш, көнбагыш басуларыннан селфи чыгарып бара.

Сорауларга – җавап

Эре шәһәр-район җитәкчеләре, сизелеп тора, социаль челтәрдәге аккаунтларын халык белән турыдан-туры аралашу өчен куллана.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов (24,7 мең язылучысы бар) җомга саен үзенең аккаунтында туры эфир үткәреп, җирле ведомство җитәкчеләре катнашында халыкның сорауларына җавап бирә, район тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар турында бәян итә. Комментарийлар санына һәм аларның эчтәлегенә караганда, республиканың нефть башкаласында проблемалар шактый. Шунысы сөенечле: район җитәкчелеге страус шикелле, башын комга яшереп, проблемаларны күрмәмешкә салышмый, киресенчә, бергәләп хәл итәргә чакыра. Июнь айларында чыккан эфирлар 5-6 мең тапкыр каралган булса, көзгә таба бу күрсәткеч 3-4 меңгә кадәр кими, комментарийлар да әзрәк. Халык гозере үтәлеп бара, күрәсең…

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриевның аккаунты (5,7 мең язылучысы бар) да гозер-мөрәҗәгатьләр белән шыплап тулган. Виртуаль тормышына карасаң, ул кызыл тасмалар кисеп, кем әйтмешли, бәлеш ашап кына йөрми, киресенчә, халык белән очрашып, районның проблемалы урыннарына чыгып, аларның чишелешен шәхси контрольдә тота.

Халыкны кабул итәчәге турында хәбәр итеп, алдан язылып куяр өчен телефон номерларын да күрсәтә, «балаларыгыз кайсы мәктәптә укый, алар тукланудан канәгатьме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Бу сорау астында 120дән артык комментарий калдырылган. Халыкның мөрәҗәгатьләренә җавап бирүдә районның рәсми аккаунты да актив катнаша.

Бәрәңге белән велосипед

Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинның (11,7 мең язылучысы бар) бәрәңге тирәсендә кайнашырга яратканына кадәр Instagram-аккаунтыннан белеп була. 10 майда ул туган авылында бәрәңге утыртуы турында фото бастыра (гаилә традицияләре дип русча хештег белән тамгалый), 12 сентябрьдә аны алуы турында яза.

Районда авыл хуҗалыгы, спортка, бигрәк тә велосипед инфраструктурасы булдыруга зур игътибар бирелә. Сентябрь ахырында Айдар әфәнде Углич шәһәреннән килгән Василий Самокатов белән очраша. Бу кеше велосипед коллекциясе җыю белән мавыга. «Аның тәҗрибәсе безнең өчен бик мөһим», – дип яза район башлыгы.

Июль башында Түбән Кама паркында ир-атның берничә хатын-кызны типкәләве яздырылган видео интернетны айкап чыга. Шушы бәндәгә тиешле җәза бирүләрен сорап, Айдар Метшинга да мөрәҗәгать итүчеләр шактый була. Хатлар дөньяның төрле почмакларыннан, төрле телләрдә агыла. Район җитәкчесе үзенең аккаунтында бу мәсьәләне шәхси контрольгә алуы һәм коточкыч гамәл кылган кешегә закон нигезендә тиешле җәза бирелүенә өмет итеп яза.

Бөгелмә районы башлыгы, минем тулы адашым – Линар Закировның (6,7 мең язылучысы бар) аккаунты видеоларның күп булуы белән аерылып тора, һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан видеокотлаулар урнаштыра.

Халык ләббәйкә дип кенә тормый, комментарийларда гозерләрен дә, сорауларын да җиткерә. 23 сентябрь көнне, кабат сайлангач, аккаунтында «һәр бөлгелмәле иң имин, экологик чиста һәм матур шәһәрдә яшәве белән горурлансын өчен, бөтен көчемне куячакмын» дип язган адашым. Эльвира Галиәхмәтова исемле кулланучы район җитәкчесенең шушы сүзләрен үзендә саклап куюы һәм: «Шәһәрдә тәртип, чисталык сорап приемга килсәм, бу язуны күрсәтәсе булыр», – ди. Менә нинди ут кешеләр яши бу җирлектә.

Башкалар нишли?

Кайларга барып, ниләр эшләвен язучылар-күрсәтүчеләр арасында тагын менә кемнәр бар: Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов (1,6 мең язылучысы бар), Баулы районы җитәкчесе Рамил Гатиятуллин (2,3 мең язылучысы), Кама Тамагын җитәкләүче Наил Вазыйхов (1,4 мең язылучысы), Әлки башлыгы Александр Никошин (1,2 мең язылучысы), Мамадыш районын җитәкләүче Анатолий Иванов (1,3 мең язылучысы бар) һәм башкалар.

Кайбер район башлыклары виртуаль дөньяга аваз салуны бүгенгәчә кирәк тапмый, ә менә 14,1 мең язылучысы булган Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов соңгы постын 2019 елның июлендә бастыра да шуннан бирле ләм-мим. Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовның аккаунтына 1 меңнән артык кеше язылса да, әлегә бер посты да күренми.

Кем ничек җавап биргән?

Материал әзерләгәндә, үземнең аккаунттан, журналист икәнлегемне әйтмичә, берничә район башлыгына шундый сорау да юлладым: «Хәерле көн, … (бу урында район башлыгының исем-отчествосы)! Сезнең районда үз эшемне башлап җибәрим дисәм, нинди дә булса ярдәм чаралары каралганмы?» Кемнең ничек җавап бирүе – таблицада.

 

Энгель Фәттахов

Кил, очрашыйк, сөйләшербез.

 

Дмитрий Иванов

Хәерле көн, эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү буенча Сезгә икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 8 нче кабинет, бүлек башлыгы Никитин Евгений Валерьевич, тел.: 5-22-68.

 

Марат Гафаров

Хәерле көн. Кайсы өлкәгә карап инде…

 

Илшат Нуриев

Хәерле көн! Әлбәттә.

 

Анатолий Иванов

Хәерле көн! Үзегез кайсы яклардан, нинди бизнес турында сүз бара?

 

Айдар Метшин

Хәерле көн, Линар! Сезнең белән Түбән Кама муниципаль районының эшмәкәрләргә ярдәм итү һәм аны үстерү үзәге белгечләре элемтәгә керәчәкләр. Һәм алар барлык кирәкле аңлатмалар бирерләр. (Шул арада ук эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәгеннән Айрат исемле кеше, сообщение җибәреп, кесә телефоны номерын һәм кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген язып җибәрде.)


2 фикер

  1. Безнен Азнакай районы башлыгынын телефон кочаклап утырырга вакыты юк,ул хэрвакыт эштэ.Аккаунтлар,социаль челтэрлэр аша узлэренэ кубрэк игътибар жэлеп иттерергэ телэучелэр генэ утыра,жыен юк-бар мэгълумат биреп.

Фикер өстәү