Терапевт Регина Ахунова: Гемоглобины түбән булган кеше вируслы инфекцияләргә ешрак бирешә

Җир шарында яшәүче һәр өч кешенең берсе кандагы гемоглобинның түбән булуыннан интегә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннар шул хакта сөйли. Бу төркемгә керүчеләр бүген пошаманда булса кирәк. Ник дигәндә, соңгы арада: «Гемоглобины түбән булган кеше коронавируска тизрәк бирешә», – дигән имеш-мимешләр йөри. Бу сүзләр дөреслеккә туры киләме?

Гемоглобинга бәйле әлеге һәм башка сораулар белән Казан дәүләт медицина академиясенең госпиталь һәм хастаханә терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, терапевт Регина Ахуновага мөрәҗәгать иттек.

– Гемоглобины түбән булган кеше вируслы инфекцияләргә ешрак бирешә. Кандагы эритроцитлар күләме кими, гемоглобин түбәнәя, йөрәк көчәнеп эшли, организмга кислород җитми башлый… Әмма коронавирус очрагында өздереп кенә әйтеп булмый. Бәлки бу вирус, дөрестән дә, гемоглобинның тимер тупланган үзәген зарарлыйдыр. Организмны үпкәләрдән алган кислород белән туендыручы гемоглобин түбәнәйгәч, кандагы кислород күләме дә кими, билгеле. Әмма әлегә болар бар да – фаразлар гына. «Коронавирус» дигән чирне ахыргача өйрәнеп бетерәсебез бар әле.

Кандагы гемоглобин ни сәбәпле түбәнәя?

– Гемоглобин түбәнәюне икенче төрле анемия дип атыйлар. Ул организмдагы бик күп хилафлыклар (ризыкның начар үзләштерелүе, эчке кан китү, шеш, инфекция) турында кисәтә ала. Сәбәпләргә килгәндә, түбән калорияле диета яки вегетарианлык белән мавыккан, даими рәвештә донор буларак кан тапшырган, яңа гына операция ясаткан кешенең гемоглобины төшәргә мөмкин. Хатын-кызларның күрем вакытында да җиңелчә анемия күзәтелә ала.

Гемоглобинның нормадан югары булуы нәрсәсе белән куркыныч?

– Югары гемоглобин йөрәк, үпкә эшчәнлегенең җиткелекле булмавы, эритремия, бөер авырулары турында кисәтә. Кандагы гемоглобин күләменең чамадан тыш артып китүенә озак вакыт авыр физик эш башкару, стресс, билгеле бер дарулар эчү, таулы районнарда яшәү дә сәбәпче булырга мөмкин. Күп еллар дәвамында тәмәке тарткан, пычрак һавалы зур шәһәрләрдә яшәүчеләр дә гемоглобины югары булудан интегә. Күргәнегезчә, гемоглобинның түбән булуы да, югарылыгы да бик күп җитди авырулар турында кисәтергә мөмкин. Шуңа күрә организмда беренче билгеләр сизелүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзлегеңнән генә дәваланырга маташу – зур хата.

Билгеләр дигәннән, гемоглобинның түбән яки югары булуын нинди билгеләр буенча чамалап була?

– Югары гемоглобинның ниндидер үзгә билгеләре юк диярлек. Андый чакта кеше тиз арый, хәлсезлек сизә, баш авыртудан тилмерә, йокысы бозыла. Әйткәнемчә, гемоглобин канга, бигрәк тә тукымаларга кислород җитмәү аркасында түбәнәя. Шуңа күрә анемия вакытында иң беренче чиратта тән тиресе агара, хәлсезлек сизелә, кеше тиз арый, башы әйләнә, тыны кысыла. Кандагы гемоглобин дәрәҗәсе гомуми кан анализы ярдәмендә ачыклана.

Гемоглобин нормада булсын өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итәр идегез?

– Иң элек елына, ким дигәндә, бер тапкыр гомуми кан анализы тапшырырга кирәк. Болай эшләгәндә, гемоглобин күләмендәге беренче үзгәрешләрне башлангыч чорда ук күреп алырга мөмкин. Анализ нәтиҗәләрендә үзгәрешләр булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Туклану, яшәү рәвешен фәкать белгеч белән киңәшләшеп кенә үзгәртү хәерле. Тәмәке – гемоглобинның дошманы. Сөрем газы гемоглобинның күзәнәкләргә кислород тапшыру сәләтен киметә. Шуңа күрә бу начар гадәттән баш тарту хәерле. Туклануга да зур игътибар бирергә кирәк. Анемияне кисәтү өчен аксымга бай ризыклар, составында тимер булган ярмалар, яшелчә, җиләк-җимешкә (таблицада – Д.Г.) өстенлек бирергә киңәш ителә. Гемоглобины югары булган кешегә исә диңгез ризыкларын, ак ит, чикләвек, кузаклыларны ешрак ашарга кирәк.

Истә тот!

 

Гемоглобинны
күтәрүче азыктөлек төшерүче азыктөлек
Бавыр, ит, карабодай, хәлвә, чөгендер, гранат, кишер, кипкән җиләк-җимеш, чикләвек, уылдык, бал, кычыткан, йомырка, балык, шоколад, гөлҗимеш, кара карлыган, куркума. Банан, лимон, виноград, соя, ясмык, төче су балыгы, яшелчәләр, солы, арпа ярмасы, сыр, эремчек,

 

Гемоглобин нормасы

Яшь, җенес Норма (г/л)    
  Ир-атлар 130 – 160
  Хатын-кызлар 115 – 145
  Балалар тугач та беренче өч көндә 145 – 225
    җиде көнлек бала 135 – 215
  ике атнага кадәр 125 – 205
  1 айда 110 – 175
  2 айда 90 – 140
  3 – 6 айда 90 – 135
  1 – 6 яшь 110 – 140
  7 – 12 яшь 110 – 145
  13 – 15 яшь 115 – 150

 

Үзем сынадым

Гемоглобин күтәрүнең бик файдалы ысулын таптым. Сез дә сынап карагыз әле. Ярты стакан кишер согына ярты стакан сөт салып, иртән ач

карынга эчәргә кирәк. Бер атнадан анализ тапшырганда гемоглобиным күтәрелгән иде инде.

Мәдинә апагыз. Кукмара


Фикер өстәү