Коронавирус белән авыручылар саны иң тиз арткан Россия регионнары аталды

Статистика буенча эксперт Агаси Тавадян коронавирус белән авыручылар саны иң тиз арткан Россия регионнарын атады.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә пандемиянең «яшел» зонасында (авыручылар саны кимү зонасы) булган төбәкләр юк, ә 8 регионда эпидемиологик вәзгыять авыр дип бәяләнә.

Сүз Алтай, Бурятия, Марий Эл, Ненец автономияле округы, Новосибирск һәм Псков өлкәләре, Севастополь һәм Чукотка турында бара.

Коронавирус таралу буенча канәгатьләнерлек булмаган динамиканы шул исәптән Татарстан, Санкт-Петербург, Владимир, Тула һәм Ярославль өлкәләре, Камчатка һәм башка төбәкләр күрсәтә.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе «якты-сары» зонада (канәгатьләнерлек) урнашкан.

Белгеч билгеләп үткәнчә, дүрт төбәктә вәзгыять тотрыклы саклана: Ленинград өлкәсе, Ингушетия, Чечня һәм Краснодар крае.


Фикер өстәү