Казанның Константиновка бистәсендә шиномонтаж янып беткән (ВИДЕО)

Казанның Константиновка бистәсендә шиномонтаж яна. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Бүген 9:56 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына Тынычлык урамында бина януы турында хәбәр иткәннәр.

Урында коткаручылар янгынга икенче югары ранг бирелүен игълан итте.

Тулырак мәгълүмат ачыклана.

https://youtu.be/kqdQv2Bw2Cs

 

 


Фикер өстәү