Россиядә коронавирустан үлгән кешеләр саны кискен артты

Россиянең 85 төбәгендә узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 16 521 очрагын расладылар, дип хәбәр итә федераль оператив штаб.

Тәүлек эчендә инфекциядән үлүчеләр саны 296 кешегә җитте. 11 567 авыру тулысынча терелгән.

Яңа очракларның иң күбесе Мәскәүгә (4453), Санкт-Петербургка (713), Мәскәү өлкәсенә (480) туры килә. Шулай ук узган тәүлектә авыручылар саны буенча Россия төбәкләре бишлегенә Түбән Новгород өлкәсе (384) һәм Ростов өлкәсе (301) керде.

Россиядә инфекцияләнүчеләрнең гомуми саны 1 497 167 кешегә җитте. Шуларның 1,130 млн терелгән, 25 821 кеше вафат.


Фикер өстәү