Күрше республикада җәмәгать туклануы урыннарының эш вакытын чикләделәр

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә «Югары әзерлек» режимын кертү турындагы указга чираттагы тапкыр үзгәрешләр кертте. Бу юлы яңалыклар ресторан, бар, кафе һәм фуд-корт хуҗаларына һәм килүчеләргә кагыла. «Башинформ» шул хакта хәбәр итә.

Төбәк җитәкчесе имзалаган документта җәмәгать туклануы биналарда эшне 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр чикләү турында әйтелә. Юл буйларында хезмәт күрсәтү объектлары гына искәрмә булып тора, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү