Татарстанда ашарга пешергәндә 79 яшьлек әбинең киеменә ут капкан

Татарстанда ризык әзерләгән вакытта киеменә ут капкан әбинең тәне пешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш  хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Әлеге хәл бүген көндезге унбер тулганда була. Рус Сараланы авылының Үзәк урамындагы йортта өлкән яшьтәге хатын-кызның киеменә ут каба. Бу турында ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына хәбәр итәләр.

Куллары һәм бите пешкән 79 яшьлек хатын-кызны хастаханәгә илтәләр. Ачыкланганча, фаҗига ризык әзерләгәндә саксыз эш итү аркасында килеп чыккан.


Фикер өстәү