Марат Кәбиров: Мин бомж хәлендә идем, автовокзалда кунып йөрдем

Бер уянып китсәм, өстемдә алты песи баласы йоклап ята. Бездә шулай үрчеделәр алар. Алучы юк. Алып киткәннәреннән дә кире кайталар. Мине гаҗәпкә салганы – алар минем өстә ята. Әнидә дә, балаларда да түгел. Песи ул шулай дәвалый да диләр инде. Өстеңә менеп ята да бөтен чиреңне алып бетерә кебек күзаллыйм инде мин моны. Шулайдыр да бәлки. Тик миндәге чирләр алты песигә җитмәслектер кебек. Берсен генә үтерергә җитә. Тик алар алтаулап ябышканнар. И, сантыйлар…

Шулай дип уйладым да үземнең башка вакытларым искә төште.

Ул вакытта бик кечкенә идем әле мин. Әни – савымчы. Мин – аның малае. Ярдәмгә йөрим инде, анысын алай, монысын болай итәм. Бер мәлне әни авырып больницага керде. Аның урынына мин сыер саварга калдым. Кеше булмады микән инде, хезмәт хакын саклыйсы килде микән. Анысын төгәл генә хәтерләмим. Малайлар эше түгел инде бу, дип үртәлгәнем хәтердә. И, әрнедем инде эчтән генә. Тик берни дә кылып булмый иде. Киттем сыер саварга.

Ул сыерлар элек тә мине яраталар иде. Кытыршы телләре белән башны ялап торалар. Чәч кузгала инде кыен була, шуңа битне куясың. Барыбер сыдырта. Тик аларның яратуы рәхәт. Яратуга барыбыз да мохтаҗ бит.

Әни урынына калгач, бер ай чамасы эшләдем. Җәй көне инде бу. Җәйләүдә. Маллар – утарда. Кешеләр сыерларын эзләп йөри. Бөтен утар буйлап: «Җирән!», «Алма!» – дип кычкыралар. Минекеләр минем арттан ияреп йори. Аптырыйлар инде савымчы апалар. Төрттереп тә, чеметеп тә алалар. Башкалардан артык кадер-хөрмәт тә күрсәткәнем юк инде. Әз генә иркәлим бугай. Башыннан сыйпыйсың, муен астыннан… Матур итеп эндәшәсең… Эндәшкәнне алар аңлый бугай… Аларга ачуланып эндәшеп тә булмый бит инде… Шундый матур сыерлар бит! Күңел тулган чакларда мин аларны кочаклап елый идем. Алар минем туганнарым кебек тоела иде.

Авылдан Уфага киткәч Башкорт дәүләт университетының филология факультетына кермәкче булдым. Кертмәделәр. Балл җитмәде. Шуннан кайбер дуслар тырышлыгы белән рабфакка алдылар. Менә шунда мин дә юләрлек эшләдем. Сөйгән кызым янына, Туймазыга киттем. Сөендерәсем килгәндер инде аны да. Тик кайтуыма тулай торак бүлмәләре калмаган иде. Мин бомж хәлендә идем. Кереп кала алганда университет аудиторияләрендә кунып йөрдем. Анда гел кереп булмый, каравылчылар куып чыгара. Шуңа иң уңайлы җир итеп автовокзалны сайладым.

Монда да бик тыныч түгел, теләнчеләре дә, акча сорап бәйләнүче егетләре дә күп. Милиция дә йөри. Аз гына күз йомдыңмы, шундук килеп уяталар. «Кая барасың? Документларыңны күрсәт…» – диләр. Күрсәтәсең инде. Монда булу күпкәрәк киткәч, яныма этләр җыела башлады. Киләләр, иркәләнәләр. Мин дә аларны сыйларга тырышым. Барыбыз да йортсыз җан ияләре бит инде. Барыбыз да назга сусаганбыз. И, ул этләрне мин әле дә сагынып искә алам. Арттан ияреп йөриләр. Хуҗалары кебек күрәләр. Берәрсе кырын караса да, өреп җибәрәләр. Үзләре дә сөйкемлеләр. Төрлесе төрле заттан булса да, мин аларны берләштереп торучы кебек инде. Алар гел янымда булгач, хулиганнар да якын килә алмый. Хәтта милиция да урап уза. Бераз таный да башлаганнардыр инде. Эт таныган кешене милиция танымыймыни…

Кайчагында мин үземне этләр, песиләр, сыерлар тәрбиясендә үскән кебек тоям. Бераз гына хайван итеп. Үзебезне иң бөек зат дип уйласак та хайваннарның җылылыгы ягылап калган инде.

Бездән нинди җылылык калыр икән?

Бездән җиргә нинди наз калыр?

Марат Кәбиров


3 фикер

  1. Хорошо сказано .От нас какое тепло останется ? . От нас какая память останется ? . Слово наз мне не понятно .

  2. Мал-туар кемнең кем икәнен тиз белә. Колхоз рәисе, сүземне тыңлап, «отбракованный» дигән сыерны үземә сайлап алырга кушты (сөтле сыер кирәкми иде, кая итәсең ул сөтне, базарга йөрергә вакытыбыз юк бит, кәҗә асрарга күршеләрдән оят). «Сөтсез сыер» сайларга Һаҗәр апагыз белән бардык. Иткә китәргә тиешле сыерларның берсе яныбызга чатыр чабып килде дә апагыз янында «иркәләнә» башлады. Шуны алып кайттык, колхозга 80 сум түләдек, кәҗә бәясе инде. Көтүдән башка сыераларны хуҗалары каршы чыгып ишкегалдына тиклем алып кайта алмый җәфаланса, Чуаркаебыз капкабызга чабып килеп керә, хуҗабикәсен сагынып кайта иде. Безнең белән кинога да йөри торган булды. Клубка кермәде, әлбәттә, шундагы зур болында үләнне чемченеп, безне көтеп йөри иде. Сөтне дә бик күп бирә башлады. Үзебездән артканын иртүк кибет болдырына илтеп куя идем, сатучылар аны буйдак укытучыларга (каян икәнен әйтми генә) бушлайга җибәрәләр иде. Сыерыбызның даны башка авылларга да таралды. Калага киткәндә сыерыбызны алып калырга теләгән кешеләр бәйге оештырдылар (аукцион, янәсе). 10 чакрымдагы күрше авылдан болай да ике сыеры булган колхозчы җиңеп чыкты. Чуаркаебызны яхшы кулларга тапшырып күчендек.

Фикер өстәү