«Һәрдаим Американы сүккәнче, аңардан тормыш итәргә өйрәнсәк ни була?»

«Яндекс»ка кайчан гына күз салма, дөньяга һәм Россиягә кагылышлы биш-алты кыска яңалыкка, бер җөмлә белән генә бирелгән соңгы вакыйгаларга тап буласың. Шул бишнең берсе гадәттә без АКШ дип атаган мәгълүм илгә карый. Мин бу язмага тотынганда андый яңалыклар хәтта икәү иде: «АКШ «Төньяк агымы – 2» газүткәргече буенча чикләүләрне киңәйтте» һәм «Америкалылар без җибәргән 45 ясалма сулыш аппаратының (ИВЛ)  барысын да утильгә озаткан»…

Америка Кушма Штатлары. Бу илгә битараф кеше яисә дәүләт юктыр ул. Кемнәрдер аны күралмый – хәленнән килсә, бүген үк ботарлап ташлар, юкка чыгарыр иде. Кемнәрдер соклана, анда барып эләгергә, шул ил гражданы булырга, анда яшәргә тели. Өченчеләр исә аннан кара көнчелек белән көнләшә: ул хис кайчагында шул дәрәҗәдә көчле була ки, янкиларга бәла килсә, андыйлар сөенеп туя алмый.

Бу карашларның кайсы дөрес тә, кайсы гөнаһлы соң, дип сорау бәлки күпмедер риториктыр. Гөнаһ дигәндә, әлбәттә инде – күралмау һәм көнләшү, начарлык теләү. Хәер, гадәти тормышта, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә дә ул сыйфатлар һич тә мактаулы түгел. Башкаларга шулай карауның сәбәбе дә яхшы билгеле: күпчелек очракта бәндәнең үзендә булган җитешсезлекләр, шулар тудырган комплекслар, булдыксызлык аркасында ярала алар. Илләр, дәүләтләр арасында да шуңа охшаш хәлләр юк түгел – уңышсыз уңыш-лыдан һәрчак көнләшә.

Америка – үзенең үсешендә һушкитмәле уңышларга ирешкән ил. Дөньяда беркемдә дә булмаган икътисади куәт. Шул сәбәпле җиһанга, аның күп илләренә йогынтылы булу, ифрат та киң багланышлар, бөтен кыйтгаларга да барып җиткән мәнфәгатьләр. Дөнья икътисадын тотып, бер үк вакытта аны ярыйсы гына савып торган, америкалылар төзегән доллар пирамидасы. Бар өлкәләрне дә колачлаган иң яхшы фән. Хәтта Нобель премиясе лауреатлары саны буенча да аларга беркем дә якын килә алмый. Бәс шулай икән, көнләшәсе, хурлыйсы урында алар андый биеклеккә ничек, нинди юллар белән ирешкән, шуны беләсе, аларга карап үрнәк аласыдыр да бит. Тик…

Бу урында мин тагын җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүчеләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмен. «Левада-Үзәк» җәй азагында үткәргән сораштыруларда җавап тоткан россиялеләрнең 60 проценты: «Америка безне үзенең дошманы итеп күрә», дип белдергән. Сорау туа: гади халык аларның ул тоемын, безне дошман санавын нәрсәдә күрә, ничек сизә, каян белә соң? Әллә сораштыруда катнашканнар барысы да янкиларда кунакта булып, шул вакытта тойганмы аларның кырын карашын? Океан артындагы ил, анда яшәгән 330 млн халык Россияне «кара исемлек»кә кертсен өчен без ул хәтле нәрсә эшләгән? Аларның безне дошман күрүе чынмы, уйдырмамы?

Кызганыч, респондентларга андый сораулар бирелмәгән. Хикмәт һәм бер үк вакытта алда саналган сорауларга җавап, ихтимал, шулдыр: барысы да Горбачев пычракка санаган, чыннан да чиста булмаган нәмәрсәгә – сәясәткә, төгәлрәк әйткәндә, аны безгә җиткерүче һәрберебезнең өй түрендә кукыраеп утырган электрон җиһазга барып тоташа. Игътибарны күпсанлы эчке проблемалардан читкә башкача ничек юнәлтәсе? Әлбәттә, күп гасырлар элек шома сәясәтчеләр уйлап чыгарган сыналган ысул белән:  тышта дошманнар табып, гавамны алар белән куркытып, аларны даими хурлап торып. Халык бездә артык гади бит, ни сөйләсәң дә ышана.

Чынлыкта гел башкача эш итәргә, бүтән тактика сайларга кирәкми микән? Һәрдаим Сэм агайны сүккәнче, алар белән мөнәсәбәтләрне җайласак, дуслашсак һәм әйткәнебезчә, аңардан тормыш итәргә өйрәнсәк ни була? Ә бит өйрәнер нәрсәләр бихисап. Чын федерализмнан, аягында нык басып торган икътисадтан, алышынып торучы властьтан башлап, бәйсез суд, сокланырлык югары белем бирү системасы (шул исәптән аларның бөтен дөньяга билгеле данлыклы университетлары), гадел сайлауларга, нәтиҗәле җирле үзидарәга кадәр…

«Күлләвек»нең теге ягындагы ил белән аркан тартышу, дошманлык (антиамериканизм) дигәндә, без совет чорыннан калган мираска тугры. Әйтергә кирәк, начар мираска. Узган гасырның 60 нчы елларында СССР, үзендәге атом бомбалары санын янкиларныкы белән тигезләштерүгә, үзен алар белән тиң, бер дәрәҗәдә күрә башлады. «Без дә хәзер – бөек держава, без дә хәзер – дөнья хуҗалары, исәпләшми, санлашмый карагыз!» Аннан соңгысын да яхшы беләбез: икеполяр дөнья (двуполярный мир) һәм ике ил арасында купкан ипсез, мәгънәсез ярыш. Бу – беренчедән, ашкынып кораллану, яңадан-яңа корал системалары тудырып тору булса, икенчедән, планетаны йогынты зоналарына бүлеп, һәр ике ил дә: «Калганнар безгә иярергә, без кушканча яшәргә тиеш», – дип узышу. Ягъни мәсәлән, юньсез һәм үтә дә чыгымлы геосәясәт. АКШ та, без дә, миллиардлар бирә-бирә, үзебезгә лояль режимнар тоттык, мөмкин кадәр күбрәк дәүләтләрне үз ягыбызга аударырга тырыштык, читтә хәрби базалар төзедек, кыскасы, дөньяга сыймадык. Әмма көчләр тигез түгел иде. Кем әйтмешли, үгезгә чуан чыкмый:  ярышта АКШ артык арымады да, хәлсезләнмәде дә. Ә СССРның кораллануга, «дуслар» асрауга киткән астрономик чыгымнары – аякны юрганга карамыйча сузу, узган гасырның сиксәненче еллары азагында безнең көймәне комга китереп терәде. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй нәкъ шул вакытта нефтькә дә бәя аска мәтәлде. Хәлнең ахыры барыбызга да мәгълүм: СССР дигән ил яшәүдән туктады.

Бүгенге Россия – икътисади яктан да, хәрби яктан да Советлар Союзыннан хәтсезгә кайтыш дәүләт. Шуңа да карамастан кораллану буенча ярыш туктады, ул юк, дип әйтеп булмый. Һәр ике ил дә (АКШ һәм Россия) кече һәм урта ераклыкка оча торган ракеталар ясамау, сынамау, тотмау турындагы Килешүдән чыкты. Әлеге класска керәчәк яңа буын ракеталар ясарга ныклап алынабыз – кораллануның яңа әйләнешенә кереп китәбез икән, Россия икътисады чыдамаска да мөмкин. Бу хәл элекке тырмага яңадан китереп басу булачак – эш халыкның тормыш сыйфаты начараю белән генә бетмәскә дә мөмкин. Ихтыярсыз «Тарихның төп сабагы – аннан бер сабак ала белмәү» дигән сүзләр искә төшә…

Океан артын һәрдаим дошман күрү, һәр җирдә «Вашингтон обкомы»ның, Госдепның кулын эзләү – болар, миңа калса, безнең мин-минлекле көнчелек сәбәпле туган комплекслар. Шулардан арына алганда гына без җиңәчәкбез. Американы түгел, үзебезне, үз җитешсезлекләребезне. Безгә әле Американы үзебез өчен ачасы бар. Әлегә исә океан артында президент кәнәфие өчен тартышуны күзәтәбез. Я әйтегез, тагын кайсы илнең сайлавына бу кадәр игътибар итәбез?

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү