Мөслимәләр өчен фитнес буенча дәресләр оештырганнар

Түбән Камада мөслимәләр өчен фитнес буенча дәресләр оештырганнар. Беренче дәрестә «Мөслимә» клубы хатын-кызлары катнашты. Алар умыртка баганасы, муен, буыннарга күнегүләр ясады һәм бит тиресен яхшырту турында мәгълүмат алды. Бу турыда НТР 24 хәбәр итә.

«Сыгылмалы гәүдә — яшь йөз» проекты хатын-кызларга организмны сәламәтләндерүдән тыш, яшәртергә, буш вакытны төрләндерергә һәм аралашырга ярдәм итә. Бу бигрәк тә озак вакыт тәнәфестән соң актулаь, пандемия вакытында хатын-кызлар очраша алмады», диелгән хәбәрдә.

Мөслимәләр фитнес-инструктор белән очрашуны дәвам итәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте спорт белән шөгыльләнүне хуплый, ул мөселманнар белән башка конфессия вәкилләре арасындагы дуслыкны һәм мөнәсәбәтләрне ныгыта.


Фикер өстәү