Бала хәсрәте гомер буена җитте

Алтын егетләр алар. Казанда яшәүче 87 яшьлек Әлмира Хәбибуллина әнә шулай дип кияүләрен мактый. Икесе дә аңа үз итеп, яратып «әни» дип эндәшкән. Затлы нәселнең, абыстай кызы була ул. Шуңа да карамастан, кызларының кияүгә чыгар вакыт җиткәч, үз милләтеннән булмаган егетләрне кире бормый. Иң элек әнисе белән киңәшә. Ул исә: «Аллаһы Тәгалә бер, яшьләр арасына керсәң, гомергә бәхетсез булырлар», – дип киңәш бирә.

– Казан кызы мин. КХТИны тәмамладым. Укудан соң заводка эшкә җибәргәннәр иде. Шунда иремне очратып, гаилә кордык. Кияүгә чыккач, кабат КХТИга укытырга чакырып алдылар. Гомерем буе шунда эшләдем, – дип искә ала Әлмира апа. – Хатын-кызның бәхете ирдән, диләр бит. Ирем бик әйбәт кеше булып чыкты. Матур яшәдек, бер-беребезне аңлап тордык. Ике кыз, бер ул үстердек. Тик иремнең гомере генә кыска булды. 56 яшендә үлеп китте. Гомерем буе җылы канат астында яшәгән кеше идем бит мин. Көчле булырга балаларым ярдәм итте.

Ирен югалтып, сигез ай узгач, алар ишеген тагын кайгы җиле шакый. Әлмира ханымның 32 яшьлек улы һәлак була. Бала хәсрәте аны утка сала. Кайгы-борчулар эзсез югалмый, соңрак шикәр чире табалар.

– Минем язмышым олы кызым Диләрәдә кабатланды. Аның ире дә яшьли үлеп китте. Леонид исемле иде ул. Бик акыллы ир булды. Рус булса да, ислам диненә якын иде. Безне хөрмәт итте. Эштән арып кайтса да, әни дип, яныма килеп, догалар укуымны сорый иде. Мәгънәле, башкаларны хөрмәт итә белгән кеше булды. Табиб иде ул. Бер эштән кайтыр иде, икенчесенә китәр иде. Йөрәге түзмәде, инфаркт булды, – дип сөйли Әлмира апа.

Ирен югалтуны Диләрә ханым да авыр кичерә.

– Киявем бар эшне үзе башкарды. Ул вафат булгач, кызым югалып калды. Кая барып тотынырга да белмәде. Киявемә рәхмәт, ул әллә күңеле сизенеп, барыбызны да бер йортка җыйды. Үзләре күршедә генә тора иде. Икенче кызымның гаиләсен дә күчерде. Хәзер бөтенебез бер урында. Леонидны догадан калдырмыйм, – ди Әлмира ханым.

Икенче кызы Лия ире белән өч бала үстерәләр. Оныкларның әбидән чыкканы да юк икән.

– Инде оныкчыкларым да күп. Дүрт буын без. Бергә җыелышып, чәй эчүләре ни тора, – дип сөйли ул. – Яшьләр белән эшләгәнгәдер инде, күңелем дә аларныкы кебек. Шөкер итеп яши белдем. Беркайчан да кешегә зарланмадым. Хәзер тормыш рәхәт, өстәл тулы ризык, кияргә кием күп. Сөенеп кенә яшисе. Намазларымны укып, көнем узып китә. Хәзер бөтен кеше интернетта утыра. Менә анысына гына өйрәнә алмадым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү