Казанда көзге каникулларда мәктәп укучылары өчен 128 сумга лагерьлар оештырыла

Биш көнлек смена 2-7 ноябрьдә узачак.

2-нче ноябрьдән 8-нче ноябрьгә кадәр Казан укучыларының көзге каникуллары булачак. Бу чорда барлык укучылар өчен дә соңгы елларда беренче тапкыр мәктәп яны лагерьларының көзге сменалары оештырылачак. Бу хакта Казан Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов хәбәр итә.

— 157 мәктәп базасында төрле яшьтәге 14 меңгә якын бала ял итәргә планлаштыра. Биш көнлек смена 2-7 ноябрьдә узачак. Укучылар иртәнге 9дан көндезге 15:00га кадәр, иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр кизү торучы төркем белән шөгыльләнәчәкләр, — дип сөйләде ул.

Юлламаның бәясе 5 көнгә 858 сум тәшкил итә. Ата-аналар түләве 15%ны — 128 сум гына тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта балалар өч тапкыр туклану белән тәэмин ителәчәк (көнгә 143 сум).

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү