Казанда таксист пассажирын илткән вакытта үлгән

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ир-атның тромбы өзелгән.

Казанда узган төнлә таксист заказны үтәү вакытында вафат була. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-атның тромбы өзелгән. Бу хакта мәгълүмат социаль челтәрләрдә барлыкка килде.

Кулланучыларның сүзләренә караганда, Казан аэропортыннан пассажирлар ташыган йөртүченең сәфәр вакытында хәле начарлануын сизгән. Таксист «Академик Глушко урамы» тукталышында автомобильне туктата, салоннан чыга һәм үләнгә егылып төшә. Язма авторы, вакыйга урынан килгән медицина хезмәткәрләре үлем очрагын теркәгән, дип өстәде.

Ир таксида 7 елдан артык эшләгән. Аның хатыны һәм ике баласы калган.


Фикер өстәү