34 яшьлек укытучыны үтереп, бармагын кисеп алып киткәннәр

Санкт-Петербург дәүләт технология университеты укытучысын үтергәннәр һәм бармагын кисеп алып киткәннәр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

1986 елгы биохимия укытучысының мәетен Димитров урамындагы фатирдан тапканнар. Аның муенына зыян килгән һәм бармагы кисеп алынган.

Җинаятьче телефон блокировкасын алу өчен укытучы хатынның бармагын кисеп алып киткән, дип фаразлана. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү