Кайтыгыз, авыллар сезне көтә!

Авылдан чыгып киткәнемә 40 елдан артык вакыт узган икән. Әниемнең елап озатып калганы бүген дә күз алдымда. Яшь чакта тизрәк укырга кереп, эшкә урнашып, гаиләле буласы килә шул.

Казанга килеп укырга кердем, аннары эшкә урнаш­тым, гаилә кордым. Бар да мин теләгәнчә иде. Тик бер генә әйбер йөрәгемне кадап, авырттырып торган кебек тоелды: ул – авылны өзелеп сагынуым. Әнием исән чакта да, ул бу дөньядан китеп баргач та, авылга кайтып йөрдек, ташламадык. Хәтта нигезебез беткәч тә, җае чыккан саен кайттык. Кайткан саен ерактан күренеп торган авыл табигатен күрүгә, күзләремә яшь тула. Авылым мине зарыгып көтеп торган яшь бала кебек. Инде олыгаеп барсак та, авыл тормышында катнашып, аны югалудан саклап каласы килә. Юлларын, газларын да булдырасы килде. Зур куаклар басып киткән зиаратларын да чис­тартып тәртипкә китердек. Ходай ярдәм бирә. Инде авылга кайтып йорт салучылар да бар. Хәзер халык авылга, туган нигезгә тартыла.Туган җирдә һавасы да, суы да шифа. Быелгы ел үзенчәлекле килде, эссе һава торды. Без дә, олы яшьтә булсак та, сагынып, искә төшереп, су буенда ял итеп, бала чактагыдай авылыбыз елгасында ап-ак төнбоеклар арасында су коендык. Бар кеше дә мондый бәхеткә ирешә алмый, чөнки мөмкинлекләре булмавы бар. Моны булдырыр өчен бер генә нәрсә кирәк: зур теләк. Авылда йорт төзеп, туган нигезеңдә яшәү – үзе бер бәхет. Без ул бәхетне кулыбыздан ычкындырмадык. Аллаһыма мең рәхмәт шундый мөмкинлек биргән өчен. Таралып беткән авылыбыз бүген матураеп, зураеп бара. Яңа йортлар калкып чыкты, мәчетебез бар. Азан тавышы ишетелеп тора. Газы, суы булган нигездә рәхәтләнеп яшибез. Эш сөючеләр мал асрый, тавык-чеби үрчетә. Элекке заманда кытлык булса да, терлек асрый иде авыл халкы. Хәзер печән җитәрлек, тәвәккәллек кенә кирәк.
Ә инде үз бакчаңа чыгып, самовардан тәмле мәтрүшкәле чәй эчеп, күрше-тирәләр белән аралашып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып яшәүгә ни җитә! Кайтыгыз, авыллар сезне көтә!

Рәмзия Галләметдинова.
Нурлат, Иске Авыл


Фикер өстәү