Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу хакта Республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Аз болытлы. Күпчелек урыннарда явым-төшемсез булачак», — диелә синоптиклар хәбәрендә.
Шулай ук төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил булуы ихтимал, урыны белән аның тизлеге секундына 14 метрга җитәргә мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 1-6 градустан түбәнрәк билгеләрдә торачак. Көндез +0-…+5 градуска кадәр җылытачак.