Россиягә электрон визалар белән керү пунктлары исемлеге расланган

Исемлеккә 29 чик пункты кертелгән.
2021 ел башыннан Россиядә бердәм электрон виза гамәлгә кертелә. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин үзенең боерыгы белән мондый виза нигезендә чик аша үтеп булган чик пунктлар исемлеген раслаган.
Исемлеккә 29 чик пункт кертелгән. Анда Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ростов-Дон кебек шәһәрләр аэропортлары белән беррәттән, Казан халыкара аэропорты да бар.
Ә инде бердәм электрон виза белән үтеп була торган диңгез чик пунктлары исемлегендә Санкт-Петербург, Владивосток һәм Приморье краеның Зарубино портлары урын алган. Автомобильчеләр өчен чик пунктлары – Калининград өлкәсендә (алтау), Псков һәм Ленинград өлкәләрендә.
Исемлеккә, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителүгә карап, яңа чик пунктлары өстәләчәк.
Электрон визаны гамәлгә кертү буенча пилот проекты 2017 елда тормышка ашырыла башлаган. Әмма аның чикләүләре күп булган. Әйтик, чит ил гражданнары мондый документ белән Ерак Көнчыгыш федераль округындагы, Санкт-Петербург, Ленинград һәм Калиниград өлкәләрендәге кайбер чик пунктлары аша гына үтә алган. Шул ук вакытта алар бу төбәкләрдән читкә чыга алмаган.
Менә хәзер электрон виза бөтен Россия күләмендә гамәлдә булачак. Күп кенә төбәкләрдәге чик пунктлары аша чикне үтеп, шул электрон виза белән бөтен ил күләмендә сәяхәт итеп булачак, дигән сүз бу. Моннан тыш чит ил кешеләренең Россиядә булу вакыты арта: элек – 8 көн булса, хәзер 16 көнгә кадәр.
Туристлык сәфәрләре, эшлекле, гуманитар сәфәрләр өчен электрон виза интернет аша рәсмиләштереләчәк. Аны алу өчен бернинди чакыру кәгазе дә, кунакханәгә бронь яки сәяхәтнең максатын раслаучы башка документлар да таләп ителми. Консуллык җыемы 40 доллар тәшкил итә. 6 яшькә кадәрге балалар өчен электрон виза бушлай рәсмиләштерелә.


Фикер өстәү