«Ак Барс» холдинг компаниясе» Роман Мардясовның якыннарының кайгысын уртаклаша

«Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте коллективы, генераль директор Иван Михайлович Егоров исеменнән, җәмгыятьнең кече компаниясе – «Тимерхан-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Роман Николаевич Мардясовның вафат булуы сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе, якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.
«Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең кече компаниясе – Тимерхан-Сервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Роман Николаевич Мардясов 42 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте. Ул уртак эшчәнлегебез елларында сәүдә, төзелеш һәм инженерия өлкәсен үстерү юнәлешләрендә бик күп нәтиҗәле хезмәт үрнәкләрен күрсәтте. Лениногорск шәһәрендә гомумшәһәр Сабан туе һәм «Спартакиада-2003» чараларын оештыру һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен 2003 елда Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтенә лаек булды. 2005 елда – «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале; Россия Миграция федераль хезмәтендә намуслы хезмәт (эш) өчен – 2016 елда Россия Миграция федераль хезмәтенең «Хезмәт өчен» II дәрәҗә медале; 2017 елда «Төзүче көне» уңаеннан күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең күкрәккә тагыла торган Алтын билгесе белән бүләкләнде.


Фикер өстәү