Кондуктор автобуста төшеп калган зур суммадагы акчаны иясенә кайтарган

Кондуктор Казан автобусы пассажирына зур сумма булган янчыгын кире кайтарган. Бу хакта Татарстан АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков сөйләде.

63 нче автобуста кондуктор бер пассажир төшереп калдырган янчыкны таба. Ир шунда ук табылдык турында диспетчерга хәбәр итә һәм 22 мең сум акча, банк карталары булган янчыкны табылдыклар бюросына тапшыра.

Икенче көнне үк хуҗабикә янчыкны кулына ала. Виктория, автотранспорт предприятиесенә килгән. Әмма, табылдыкны бирер алдыннан, кыздан төгәл сумманы сораганнар һәм Виктория аны хатасыз әйтә ала. Шуннан соң янчыкның хуҗасы кондуктор һәм автобус йөртүчесенә рәхмәт белдергән.


Фикер өстәү